Актаныш

ӘЗЕРЛЕК СЫЗЫГЫНДА: Быелгы урып-җыюга Актаныш игенчеләре “коралланып” керәчәк

Җәйге ял чоры булуга карамастан, 18 июль көнне Актаныш технология техникумы укучылар кабул итте. Хәер, укучы дигәннәре дә студентлардан шактый аерылып торды аларның.

 Район җитәкчелеге таләбе нигезендә, бүген ресурс үзәкнең актлар залына һөнәри уку йортын гына түгел,  инде тормыш  мәктәбен ярыйсы ук үзләштереп, районны икмәк белән тәэмин итүче кадрлар җыйналды. Алар арасында хуҗалык җитәкчеләре, комбайнчылар, баш инженерлар, баш агрономнар, икътисадчылар да бар иде. 

Алар белән район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н. Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгечләре очрашты. Очрашуның максаты: урып-җыю кампаниясе башланганчы әлеге хезмәт ияләренең гамәли һәм практик белемнәрен тагын бер тапкыр тикшерү һәм, иң мөһиме, шул белем һәм күнекмәләрен тагын да арттыру. Аннан килеп, бу тармакка  әледән-әле яшь кадрларның өстәлеп торуын да исәпкә алсак,  укулар беркемгә дә зыянга түгел. 


Укулар ике көн дәвам итәчәк, шушы вакыт эчендә  авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында хезмәт куючы 182 райондашыбыз аң-белем алачак. Аларның алган белемнәренә  исә гамәли өлештә белгечләр бәя бирәчәк. 

Урып-җыю чорында таңны комбайн штурвалы артында каршылаган игенчеләрнең, бер карасың, тормыш тәҗрибәсе белән беррәттән эш тәҗрибәсе дә шактый тупланган. Әмма аңа да карамастан, әлеге укуларның әһәмияте бик зур. Басу-кырларда үскән игенне җыеп алу күп очракта  югалтулар бәрабәренә  башкарылуы беркемгә дә сер түгел. Югалтуларның нигезендә исә, әлеге дә баягы, эш тәртибенә тулысынча төшенеп бетмәү ята. Нәтиҗәдә, вакытында чәчеп, тәрбияләп торган алтынга тиң икмәкне без нәкъ менә урып-җыю барышында югалтабыз. Иң аянычы, гади генә хаталар аркасында килеп чыга бу хәл.  

Игенчеләребез басу-кырларга ныклы әзерлек, практик һәм гамәли күнекмәләр белән “коралланып” керәләр икән -  быел Актаныш районында хаталарга юл куелырга тиеш түгел кебек. 

Аннан килеп, быел игенчеләргә ел саен комбайн карудан соң билгеләнә  торган кызыксындыру премиясе дә ике тапкырга арттырылган булып чыкты.  Шул рәвешле район җитәкчелеге игенчелек тармагында хезмәт куючыларның эш күрсәткечләрен дә яхшыртырга тели. Мөмкинлек  бар икән, ә нигә аннан файдаланмаска?! 

Сүз уңаеннан, быел Актаныш районының иген басуларын  110 кыр корабы иңләячәк. Район җитәкчелеге аларның эш шартларын яхшырту, хезмәт күрсәткечләрен арттыру юнәлешендә шактый саллы эш башкара. Амбарларда – мул уңыш, кесәдә  хәләл хезмәттән кергән акча булсын өчен бу да мөһим факторларның берсе. Калганы инде игенченең үзеннән һәм, беренче чиратта, һава шартларыннан торачак. Быел да сынатмаска иде! 
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: