Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Зур бәхет – халык мәхәббәте

Тормышны, кешеләрне ярату, халыкка хезмәт итү якташыбыз, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне олуг юбилее - 80 яше тулган көннәрдә тарихи әдәби образ буларак та бар дөньяга танытты. Ил җитәкчесе, дөньякүләм билгеле сәясәтченең Татарстанның имин киләчәген кайгыртып эшләгән көннәрендә төрле вакытлар була, үзенең язмышы кыл өстендә калган мизгелләр аша да үтә...

Тормышны, кешеләрне ярату, халыкка хезмәт итү якташыбыз, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне олуг юбилее - 80 яше тулган көннәрдә тарихи әдәби образ буларак та бар дөньяга танытты. Ил җитәкчесе, дөньякүләм билгеле сәясәтченең Татарстанның имин киләчәген кайгыртып эшләгән көннәрендә төрле вакытлар була, үзенең язмышы кыл өстендә калган мизгелләр аша да үтә ул. Нәкъ менә шундый вакытларда халыкны милләтләргә аермый, аның белән киңәшләшә белүе, Россия, дөнья югарылыгында камил үсешкә ирешеп яшәүгә нигез булып торучы идарә итү системасын тәкъдим итүе Татарстан халкын да, үзен дә бар дөньяга танытты.
Олуг, мәртәбәле шәхес булуның сере нәрсәдә? Нәсел тамырлары нинди? "Казан утлары" журналы мөхәррире Илфак Ибраһимовның Илбашыбыз образын әдәби образ буларак тарихка кертүдә, язучылар белән киңәшләшеп, моннан ике ел элек эшчәнлек башлап җибәрүен, актанышлылар булдыра, дип сөенеп тыңлап, горурланып утырдык 1 март көнне район мәдәният йортында Рабит Батулланың "Илбашы" китабын тәкъдир итү кичәсендә. "Казан утлары" журналы коллективы, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов җитәкчелегендә язучылар Актаныш җирлегендә көн дәвамында әдәби очрашуларда булдылар, Актанышның тарихы, бүгенге тормышы турындагы күзаллауларын киңәйтеп, безнең кичерешләрне уртаклашып яшәделәр. Кич мәдәният сараенда сәнгатькәрләребез, "Агыйдел" дәүләт ансамбле көче белән әзерләнгән җыр-биюләребезне дә тамаша кылдылар. Кичәне һәр чыгыш ясаучының ирешкән уңышларын атап тамашачыга тәкъдим итеп алып барды яраткан алып баручыбыз - район мәдәният йорты методисты, "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе Рәфидә Наҗарова.
Көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелгән Рабит Батулла, китап авторы буларак, үзенең фикерләре, фәлсәфәсе белән уртаклашты.
- Бик зур җаваплылык, үземне тагын бер кат сынау булды минем өчен. Олуг шәхес, Илбашы булуның сере нидә? Иң элек, шул сорауны куйдым үземә, җавап эзләдем. Минкәй - Президентның нәсел-нәсәбен аңларга тырыштым, сезгә дә аңлатасым килде. Ана теленең саклануыннан килә ул. Сәлам бирү. Татар халкының, мөселман дөньясының камил рухын, тәрбиясен күрсәтә. Ул шундый! Итагатьле булу. Шәймиев - психолог, дәрәҗәле сәясәтче. Четерекле сәяси мәсьәләләрне хәл итүдә оппонентлар белән уртак бер фикергә килеп, ике як өчен дә нәтиҗәле фикергә килә алу өчен нәкъ менә итагатьлелек кирәк! Кая гына барса да, һәр очрашуда халкы аны аягүрә басып алкышлый. Иң зур бәхет ул - халык мәхәббәте! - диде Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләр иясе Рабит әфәнде.
Китап кыска хикәяләрдән тора, һәркайсы мөстәкыйль булып бер-берсен тулыландыра. "Гармун", "Очрашу", "Ана" хикәяләрен "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов, Кәрим Тинчурин театры артисты Артем Пискунов тамашачыга тәкъдим итте. Гади, ихлас, күңелгә үтеп керә - китап Илбашыбызның холкын шул рәвешле аһәңнәр аша да чагылдыра.
- Минтимер белән яшьтән бергә эшләдек, өлкән кешегә яшь кеше беренче сәлам бирә икән, ул аның акыллы булуын, тәрбиясен күрсәтә - ул шундый иде. Илбашы дәрәҗәсенә күтәрелгәч тә аралашып тордык, ул хәзер дә шундый, һәркемгә хөрмәт белән карый. Татарстанның дәрәҗәле бәйрәмнәрендә дә катнашам, үзе янына чакырып, янәшә утырта, - дип, татарны дөньяга танытудагы, сабантуй милли бәйрәмен хәзер бар дөнья халкы бәйрәме итү югарылыгына күтәрүендәге, суверенитетка ирешүдәге хезмәтләрен бәяләп сөйләде районыбыз аксакалы - Яңа Әлемнән Гадел Сәләхетдинов.
18 ел дәвамында Татарстан Президенты булып халыкка хезмәт иткән, хәзер дә Дәүләт киңәшчесе буларак һәр көнне игелекле хезмәттә булучы Минтимер Шәрип улының әдәби образын сәхнәгә күтәрелүче һәр язучы, шагыйрь, галим тормыштагы вакыйгалар белән тулыландырды. Кичәнең тулы вариантта язмасын Актаныш радиосы, видеосюжетын Актаныш телевидениесе аша тыңлап, карап, ул фикерләр белән дә таныша аласыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Без - журналистлар да Илбашыбыз, якташыбыз үрнәгендә һәр көн халыкка хезмәттәбез.
Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевне әдәби образ буларак тарихка һәм матур әдәбиятка кертүдәге хезмәтләре өчен "Казан утлары" журналы мөхәррире Илфак Ибраһимовка, китап авторы Рабит Батуллага, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салиховка җәмгыятьнең истәлек медален тапшырды. Район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев Рабит әфәндегә, кайткан кунакларга район башлыгы Фаил Камаев, актанышлылар исеменнән рәхмәт белдереп, Фаил Мисбах улының Рәхмәт хатын, бренд буларак районыбызны танытучы Актаныш чәкчәген тапшырды.
"Илбашы" әсәре хәзер безнеке - халыкныкы! Язмышы да бәхетле булсын!
ЧАРАДАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев