Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Зәйдән – җиңү белән (+ФОТОЛАР)

10 март көнне Татарстанның муниципаль хезмәткәрләре "Ялта-Зәй" спорт үзәгендә үткән чаңгы ярышларында көч сынашты. Чаңгы ярышы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында үтте. 13 районның иң оста чаңгычыларын үзенә җыйган әлеге ярыш бик кискен, җанлы барды. Команда данын яклап чыгыш ясаган хатын-кызлар 1 км арада узышса, ир -егетләр өчен дистанция озынлыгы 3...

10 март көнне Татарстанның муниципаль хезмәткәрләре "Ялта-Зәй" спорт үзәгендә үткән чаңгы ярышларында көч сынашты. Чаңгы ярышы муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында үтте.

13 районның иң оста чаңгычыларын үзенә җыйган әлеге ярыш бик кискен, җанлы барды. Команда данын яклап чыгыш ясаган хатын-кызлар 1 км арада узышса, ир -егетләр өчен дистанция озынлыгы 3 км иде.

Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Рәзиф Кәримов сәламләде. Җитәкченең: "Бүген кем генә җиңү яуласа да, Татарстан -җиңүче!", - дигән сүзләре һәркемне җиңүгә канатландыргандыр, мөгаен.

Актаныш данын яклаучылар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттаховның да булуы аерым игътибарга лаек. "Менә шундый үрнәк булганда, җиңүгә омтылыш та бермә-бер арта, җаваплылык та өстәлә", - ди команда составындагылар. Алар - Айдар Иманаев, Лилия Галиуллина, Гүзәл Хабибуллиналар.

Бу көнне Яшел Үзән, Теләче, Әлмәт районы башлыклары да күрсәтте мондый матур үрнәкне.

Нәтиҗәләргә килгәндә, 13 команда арасында безнекеләр лаеклы өченче урынны яулады. Икенче урында - Чүпрәле чаңгычылары булса, беренчелек Теләче районына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев