Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Террорга каршы- бергәләп

Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясендә: Яз һәм Хезмәт бәйрәмен, Бөек Җиңүнең 79 еллыгын тыныч шартларда үткәрик

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.



Агымдагы елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының Террорчылыкка каршы комиссиясе һәм Татарстан Республикасы оператив штабының уртак утырышы булып узды. Әлеге утырышта район террорчылыкка каршы комиссияләренә, министерство, ведомстволарга, җирле үзидарә органнарына Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү буенча түбәндәге күрсәтмәләр бирелгән иде:

- 2024 елның 27 апреленнән 2024 елның 13 маена кадәр башкарма хакимият органнарында, җирле үзидарә һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрдә җаваплы вазифаи затларның тәүлек әйләнәсе дежурлыгын оештырырга.
- Авыл җирлеге башлыкларына, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитетына:
- милли диаспоралар һәм общиналар җитәкчеләре белән аңлату әңгәмәләре үткәрүне оештырырга;
- авыл җирлекләре территориясенә чит илдән килүче гражданнарны һәрдаим контрольдә тотарга, шикле затлар ачыкланган очракта, шунда ук хокук саклау органнарына хәбәр итәргә;
- мәгълүматны үз вакытында алмашуны, гражданнарның уяулыгын арттыруга һәм бәйрәм чаралары вакытында гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта аларның гамәлләрен аңлатуга юнәлдерелгән мәгълүмати-пропаганда чараларын үткәрүне тәэмин итәргә; ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары күрсәтелгән мәгълуматны авыл җирлекләренең ватсап төркемнәренә, мөмкин булган информацион стендларга урнаштырырга.
- полициянең участок вәкилләре белән берлектә буш йортларны карап чыгуны оештырырга;
- бәйрәм чаралары башланганчы полициянең участок вәкилләре һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән берлектә шикле әйберләр һәм шартлаткыч матдәләр табу өчен чаралар уздырырга, объектларны тикшереп чыгарга һәм тикшерү акты төзергә;
бәйрәм чаралары үткәрүнең төп урыннарын металл киртәләр, сигнал тасмалары белән, бигрәк тә җиңел атлетика эстафеталары, демонстрацияләр үткәргәндә, бәйрәм узу урыннарына халыкны тикшереп кертү өчен павильоннар урнаштыруны, контроль-үтү пунктларын кирәкле техник куркынычсызлык чаралары (арка тибындагы яисә ручной металлодетекторлар) белән җиһазландыруны күздә тотарга, тикшерү барышында гражданнарның әйберләрен урнаштырып тору өчен өстәлләр, һәм гражданнарны тикшерү чараларын үткәрү өчен ЧОП хезмәткәрләрен җәлеп итүне оештырырга;
- чаралар уздыру урыннарында җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү чараларына шәхси сак оешмалары хезмәткәрләрен, муниципаль хезмәткәрләрне, ирекле халык дружиналары әгъзаларын, хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, волонтерларны җәлеп итүне оештырырга.

Комиссия утырышында әлеге күрсәтмәләр җаваплы хезмәткәрләргә җиткерелде. Төп бурыч - бәйрәмнәрне фаҗигаларсыз үткәрү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев