Террорга каршы көрәш комиссиясендә: Гыйбадәт кылудагы аермалыклар аркасында аңлашылмаучылыклар чыгарга тиеш түгел
Бүген Актаныш район хакимиятендә террорга каршы көрәш комиссиясенеңчираттагы утырышы узды. Комиссия эшенә район башлыгы, террорга каршы көрәш комиссиясе рәисе Ленар Зарипов җитәкчелек итте.
Бүгенге утырышта террорга каршы көрәш комиссиясенең 2024 елдагы эшчәнлегенә һәм терроризмнан, экстремизмнан профилактика юнәлешенә йомгак ясалды. Әлеге уңайдан террорга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Айдар Фәрдиев хисап чыгышы ясады.
Киров авыл башлыгы Илназ Мәгъдәнов җирлектәге дини оешмалар, җирлеккә яңа яшәргә килүчеләр, имин булмаган гаиләләр белән эшчәнлек турында сөйләде.
Мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова гомуми белем бирү оешмаларында психологик рискта торучы төркемнәрне профилактикалау барышы белән таныштырды.
Районда миграция белән бәйле мәсьәләләрнең чишелеше хакында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Мингазов чыгыш ясады.
Айдар Фәнис улы террорга каршы көрәш комиссиясенең яңа составы, агымдагы елга эш планы белән таныштырды.
Ленар Зарипов комиссия эшчәнлеген йомгаклап, утырышта катнашучыларның игътибарын берничә максатчан юнәлешкә юнәлтте:
- Махсус хәрби операциядәге райондашларның балаларына игътибар юнәлтергә кирәк. Мәктәпләр, балалар бакчаларында террордан саклану чараларын, видеокүзәтү җайланмаларның төгәл эшләнелешен тәэмин итү мөһим.
- Актаныш районында 55 мәчет эшли. Аларга читтән килгән мөселманнар-үзбәкләр, таҗиклар һәм башка милләт вәкилләре дә керә. Гыйбадәт кылудагы аермалыклар аркасында аңлашылмаучылыклар чыгарга тиеш түгел.
- Милли диаспоралар белән элемтәдә торырга, төрле милләт вәкилләрен районда уздырылган барлык чараларда катнаштырырга кирәк. Аларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, бәйрәмнәрен оештыру да безнең бурыч!
- Җирлеккә, хуҗалыкка эшкә килүчеләрнең документлары тәртиптә булырга тиеш, үзләренең, балаларының тел белүләре мөһим.
- Тиздән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы! Бу бәйрәмдә катнашачак халык иминлеген саклауны барлык ведомствоара хезмәтләр белән бергә югары дәрәҗәдә хәзердән үк оештырырга тиешбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев