Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Быел Татарстанда 995 күпфатирлы йортка ремонт ясалачак

Республикада яшәүче 224 меңнән артык кешенең торак шартларын яхшырту күздә тотыла.

Быел Татарстанда 995 күпфатирлы йортка ремонт ясалачак. Әлеге максатларга 6,1 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шуның 1,4 миллиарды – республика, 0,9 миллионга якыны муниципалитет бюджетларына туры килә, 3,8 миллиардтан артыгы — гражданнар күчергән акча. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Айрат Әбүзәров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Гомумән алганда, республикада яшәүче 224 меңнән артык кешенең торак шартларын яхшырту күздә тотыла.

Планлаштырылган эшләр йортларның фасадын, түбәсен, канализация, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен, подъездларны төзекләндерүне үз эченә ала.

Программада Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан тыш, республиканың 43 муниципаль берәмлеге катнаша.

Реклама

Узган елда Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча гомуми мәйданы 6,2 миллион квадрат метр тәшкил иткән 982 йорт төзекләндерелгән, бу максатларга 4,7 миллиард сум акча сарыф ителгән. 230 меңнән артык кешенең торак шартлары яхшыртылган.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт күпфатирлы йорт