Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Камал театры иртәгә тифлокомментарийлы спектакль күрсәтә

Тифлокомментарийлы спектакль - ул визуаль образлар турында аңлатма бирү.

Иртәгә Камал театрының Кече залында “Килмешәк” спектакле тифлокомментарийлар белән тәкъдим ителәчәк. Бүген “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә оештыручылар тифлокомментарийлы спектакльләр әзерләүнең нечкәлекләре һәм перспективалары турында сөйләделәр. Матбугат чарасында Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев, Республиканың күрмәүче яшьләр оешмасы рәисе Марсель Гайфуллин, татар телендә тифлокомментарийлар белгече Гөлүсә Закирова, Камал театрының әдәби бүлек мөдире, тәнкыйтьче Нияз Игъламов катнашты.

Тифлокомментарийлы спектакль - ул визуаль образлар турында аңлатма бирү. Тифлокомментатор сәхнәдә сүз булмаган арада хәрәкәтне күрмәүчеләр өчен сүзләр белдән аңлатып бара.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проект “Сәнгать, фән һәм спорт” фонды ярдәмендә “Яңа караш” программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, тәнкыйтьче Нияз Игъламов театрның бөтен кешеләр өчен ачык булуын ассызыклап, үзләренең мөмкинлекләре чикләнгән тамашачылар өчен дә уңайлыклар тудырырга тырышуларын әйтте. “Без әлегә бу чараны Зур сәхнәдә оештыра алмыйбыз – техник яктан андый мөмкинлек юк. Безнең булган ике каналыбыз рус теленә һәм инглиз теленә тәрҗемә өчен кулланыла”, - диде Нияз Игъламов. Ул тифлокомментарий өчен мәңгелек темаларга багышланган спектакль сайлануын әйтә.

Гөлүсә Закирова театрларга бу юнәлеш өчен ачык булуларына рәхмәтләрен җиткерде. “Мондый спектакльләр буенча бу минем икенче тәҗрибә. Әмма монысы визуаль образлар күплеге белән катлаулырак, - ди Гөлүсә Закирова. – Спектакль күрә торган кешене дә киеренкелектә тота торган спектакль. Безнең тифлокомментарий кагыйдәләреннән тайпылмыйча, нинди алымнар кулланып эшләүне хәл итәсе булды”.

Тарихта беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль үткән театр сезоны ахырында Кариев театрында күрсәтелгән иде. Россиядә бердәнбер милли тифлокомментарий остасы Гөлүсә Закирова әлеге театрда баручы “Куян Эдвардның мавыктыргыч сәяхәте” балалар спектакленә тифлокомментарий тексты әзерләде һәм алып барды. Бу спектакль быел да тифлокомментарийлар белән күрсәтелүен дәвам итә.

Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев “Театр микрофон алдында” дип аталган радиоиапшыруларны искә төшерде. “Без комментатор сүзләре аша сәхнәдә нәрсә баруын, аларның киемнәрен күзаллыйбыз. Кариев театрында булган спектакль дә бик ошады. Камал – безнең иң абруйлы театрыбыз. Анда шушы тифлокомментарийлы спектакльләрне үткәрә алсак, ул бик зур вакыйга булыр иде. Без бу очрашуны дулкынланып көтәбез”, - диде ул.

Реклама

Республиканың күрмәүче яшьләр оешмасы рәисе Марсель Гайфуллин театрларның үзләренә һәрвакыт билетлар биреп торулары өчне рәхмәт әйтте. “Әмма шул уңайсызлык бар иде. Күрмәүче кеше театрга туганнары-якыннарын алып барып, алар сәхнәдә нәрсә баруын аның колагына сөйләп торырга тиеш иде. Ә бу башкаларга комачаулык тудырырга мөмкин”, - диде ул.

Марсель Гайфуллин мондый спектакльләрне видеога яздырып Республиканың күрмәүчеләр китапханәсендә булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Икенчедән, рус теленә тифлокомментарий ясау мөмкинлеген турында сораулар булуын әйтте.

Оештыручылар моңа җавап спектакльне яздырып тарату авторлык хокуклары белән бәйле булуын искәрттеләр. Ә Нияз Игъламов әлегә тифлокомментарийны рус театрларында эшләп булмавын, бары тик милли тетарларның гына мондый мөмкинлеге булуын әйтте. Чөнки рус театрларында синхрон тәрҗемә өчне техник мөмкинлекләр каралмаган. Ә милли театрларда мондый җиһазлар бар.

Тифлокомментарийлы “Килмешәк” спектакле иртәгә, 9 октябрьдә 19.00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар әлеге спектакльнең алга таба да тифлокомментарий белән күрсәтеләчәген вәгъдә итәләр.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/08/173075/

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев