Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казанда өч яңа сырхауханә төзергә җыеналар

Киров һәм Яңа Савин районнарында медицина учреждениеләрен якындагы өч елда төзү ниятләнә.

Казанда якын киләчәктә өч яңа сырхауханә төзү ниятләнә. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

"Учреждениеләрне алдагы өч елда төзү планлаштырыла. Яңа Савин районында “Татнефть-арена” сарае каршында балалар сырхауханәсе, Киров районында олылар өчен сырхауханә төзү ниятләнә", - диде министр.

Марат Садыйков республика офтальмология хастаханәсе территориясендә дә сырхауханә төзеләчәген әйтте.

Бу эшләр тармакта 2019-2021 елларга каралган өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кергән.

Реклама

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/30/174315/

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев