Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Умартачылык серләре

Бал кортлары турында кызыклы фактлар

Бал кортлары – кешенең үзенә, йортына файда китерергәнлектән якын иткән бердәнбер бөҗәк булып тора. Алар торак төзү өчен дә, үрчү өчен дә чит хезмәт нәтиҗәләрен кулланмый. Киресенчә, башкаларга яшәргә булыша, үсемлекләрне серкәләндереп, аларга, шулай ук алар белән тукланучы кешеләргә, хайваннарга файда китерәләр.

Бал кортлары – хәзерге фәндә 50-60 миллион еллар билгеле борынгы бөҗәк. Умартачылыкның бишеге кече Азиядер, мөгаен, чөнки Көньяк Анатолиядәге бер гыйбадәтханә диварларында безнең эрага кадәр 7 меңенче еллыкта билгеләнгән умарта һәм кәрәзләр сүрәтләре табылган.

Бал кортлары искиткеч хезмәтчәннәр. Бер килограмм татлы бал –йөз мең баш тузганак яки 1,5-2 миллион акация чәчәге, 4-5 миллион эспарцет, 6-7 миллион кызыл клевер чәчәге нектары ул. 30 граммлы бер кашык бал өчен бал кортлары умартага 60 грамм нектар алып кайта. Шул ук вакытта бер кортка 30 миллиграмм нектар туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев