Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Умартачылык серләре

Чын балны ничек сайларга?

Бал аерту, бал сатып алу сезоны башланып китте. Аллаһка шөкер, быел бал бик мул күренә. Зарланырлык түгел.

  • Беренчедән, балны белгән, таныш умартачылардан алырга тырышыгыз. Сыналган кешедән алсагыз, оттырмассыз. 
  • Өлгергән бал куе, иртәрәк суыртылганы сыек була.
  • Тәмле бал, кабып карагач, тамакка утыра һәм әчкелтем тәм калдыра.
  • Калак белән алып, сузып караганда, чын бал өзелми. Сузылучан була. Калакта беткәч, өзелә, әлбәттә, тик анда да яхшы бал өзелгән урыннан өскә менеп китәргә тиеш.
  • Кашыктан кире төшергәндә, сыгылмаланып, тартылып ала.
  • Бал төсенә дә аптырарга кирәкми. Карабодайныкы — кара, юкә һәм донникныкы ачык төстә була. Ләкин чын юкә балы гына булмаска да мөмкин. Юкә белән чәчәк балы да кушыла ала.
  • Балны кабап караганда, тәменә генә алдана күрмәгез. Халык телендә «Кытай балы» дип йөртелгән ризыкка төрле тәмләткечләр кушыла.
  • Кышын бал сатып алырга килүчеләр арасында аптырап: «Бал сыек була бит», — дип сораучылар да бар. Ул вакытта чын бал да куелана, төбенә утыра.

Киңәшләребез файдага булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев