Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Умартачылык серләре

Умартачылар киңәшмәсеннән: Районыбызның 260 умартачысы узган ел 72 тонна бал җитештергән

Бүген районыбызда 260 ныклап умартачылык белән шөгыльләнә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча әлеге умартачылар тарафыннан 72 тонна бал җитештерелгән.

Язын районыбыз умартачылары белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең район филиалы, район ветеринария берләшмәсе җитәкче-белгечләренең очрашу-фикерләшүе матур традициягә әверелде.

Бүген технология техникумы базасында быелгы бал сезонына старт биреп умартачыларыбыз киңәшмәгә җыелды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев әлеге киңәшмәгә хуҗалыкларның баш агрономнарының да чакырылуын әйтте. Чөнки умартачылык турыдан-туры басу-кырларда игелә торган культуралар, аларны карау, тәрбияләүгә барып тоташа. 

-Умартачылар районыбызда зур команданы тәшкил итә. Әтиләрдән, бабайлардан килгән балчылыкны дәвам итүчеләр сез. Районыбызда югары уңыш ала торган культуралар мәйданы киңәя. Элек рапс кына үстерелсә, хәзер көнбагыш, карабодай һәм башка үсемлекләрнең мәйданы арта. Табигать шартлары кырыслану сәбәпле үсемлекләргә авырулар, корткыч бөҗәкләр елдан ел ныграк зыян сала. Аларны саклап калу өчен көчлерәк агу препаратлары кулланыла. Соңгы вакытта кортларга зыян салмый торган биологик препаратлар белән эшкәртүгә күчеп барабыз. Умартачыларның ватсап төркемнәренә агрономнар яңалыкларны җибәреп торалар, аңлашылмаучылыкларны да үзара килешеп хәл итәбез. Киләчәктә дә үзара хезмәттәшлегебез уңышлы дәвам итсен!- диде Нәфис Әзһәм улы.

260 умартачының 110ында умарталар саны 15 оядан 45 ояга кадәр җитә. 85 умартачы үзенең эшчәнлеген паспортлаштырып алып бара. 3 умартачы узган ел балчылык белән шөгыльләнү өчен җир мәйданарын арендага алган, берсе милекләштергән.

"Бу эш быел да дәвам итә, яңа сезонга умартачыларыбыз тагы да җитдирәк планнар белән килә", ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык буенча белгече Рил Әхмәтҗанов. Чөнки авыл уртасында умарта тоту бик күп аңлашылмаучылык китереп чыгара, авылдашларны корт чагу очрауклары да очрый. Умарталарны аерым урыннарда тергезү күпкә отышлы. Рил Әхмәтҗанов умартачыларны хуҗалыкларда 2024 елда игеләчәк культуралар, кортларны авырулардан дәвалый торган яңа препаратлар белән таныштырды. Бу биопрепаратларны кулланып караган умартачылар эш тәҗрибәсе, препаратларның тәэсире белән уртаклаштылар.  

"Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең район филиалы җитәкчесе Әфка Сәрвәров, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров та кортчылыкта эшләүчеләргә кирәкле киңәшләрен бирделәр. Киләчәктә терлекләрне чиплаштырган кебек умарта кортларын да тамгалау күздә тотыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев