Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Умартачылык серләре

УМАРТАЛЫКТА МАРТ АЕ–ХӘЛИТКЕЧ ЧАК: Кәзкәйнең тәҗрибәле умартачысы Илфак Наҗмиев умарталыгында булдык

«Соңгы берничә ел эчендә умартачылыкка игътибар кәмегән иде. Хәтта бик белгечләр дә калмаган иде... Моның нәтиҗәсендә умартачылыкка игътибар кимеде дә инде. Армиядә дә задание биргән чакта ике солдат булса, берсе өлкәне булып билгеләнә. Шуңа күрә дә без районыбызның һәвәскәр умартачылары Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә умартачылык буенча баш белгеч Рил әфәнде Әхмәтҗанов булуын хуп күрәбез, умартачылар өчен оештырылган киңәшләшү, бер-беребез белән хәбәрдар тору чараларына рәхмәтлебез” ди материалым герое Илфак Наҗмиев.

Чынлап та, әле бер ай чамасы әлек кенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  тармакларны үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Алмаз Гамиров катнашында бик зур киңәшмә оештырылды Актанышта һәм ул бик файдалы булды.
Март – умартачылыкта хәлиткеч вакыт  башланган ай. 


Бүген, без сезнең белән Актаныш районының Кәзкәй авылындагы танылган умартачы, үз эшенең остасы булган Илфак абый Наҗмиевта булабыз.
Машинада барганда ук Рил Рәфисовичтан районның умарталары, бал кортлары ничек кыш чыкканын белешергә булдым. 
Аллага Шөкер, кышны нинди булуына карамастан, бал кортлары яхшы гына үткәреп җибәргән. Тәртип, яз якынлашу, яз җитү белән азыкларын(подкормка) тикшерәбез һәм җитәрлек итеп куябыз. Табигать җылыту белән умарталарың омшаникта, базда, келәттә, я бакчаңда гына кышласалар да хәрәкәт китә бит инде. Яз фасылын сизеп корт уяна. Температураны да көйләргә кирәк омшаникта. Төннәр дә әлегесе көнне әллә ни салкын түгел, кышлату урыныгызның ишекләрен ачып куйсагыз да була. Омшаникларга кар кермәсен өчен тирә-ягын кардан арындырыгыз. Түбәсендә кар калмасын, су – бал кортларына зыян китерергә дә күп сорамый! Борыңгы метод белән, көл сибеп тә кар эретү мөмкинлеген онытмагыз, һәвәскәр умартачыларыбыз! 
Омшаникта термометр эленеп тора. Җылылык  4-5 градустан өскә күтәрелсә, вентиляцияне ачабыз, 0 градустан артык түбән (–2–3 кә) төшсә,  ябып куябыз. Артык суынмаса, әйбәтрәк.
    Умарталарны  кояшлы көнне  күләгәдә 8-10 градус  җылы булганда, гадәттә иртәнге яктарак, сәгать 10 -11тирәсендә, чыгару мөмкин, бу гадәттә апрель ае була. Урыннарына урнаштыргач, кортларның ничек очыш ясавын игътибар белән күзәтеп  торабыз.
Бу чорда бал кортларына игътибар  кимергә тиеш түгел. Җәй көне эшләрлек көчле  семьяларны булдыруга әзерлек көннәре ул. Көздән кышлатуга кергән кортлар үзләреннән  яхшы үрчем үстерә икән, умарталарны бакчаларга чыгарганда алар куәтле семьялар оештырып калдыра.
   Март азагында кар тизрәк эри. Дөрес, кайбер елларны табигатьнең көйсезлекләрен күреп торабыз. Бер ел табигате икенче елныкына бик охшап бетми. Кайсы елларда  кыш үзенең гомерен озайтып та куйгалый әле.
Хәер, Илфак Фәнис улының 100 якын баш умартасы бакчасында да имин кышлый! Умартачылык белән 2000нче еллардан бирле мавыга. Умарта оялары да гадәти, бик калын агачтан ясалмаган. Кышкылыкка бернинди материал белән уратмый да өстәвенә. 

– Гадәттә, башка елны көздән соң 1 февральдә азыкны куя башлый идем. Быел бик ашыгып куймаска булдым. Баллары җитәрлек иде. Шул 10нчы февральдә генә азык бирдем. Бал куюның бар хикмәте, утырган рамдагы балны ашап бетерә бал кортлары, ә кырыйдагы рамга күчеп ашый алмыйлар бит. Кандий яки утырган балнымы пакет белән өстенә куйсак, алар аны менеп ашап исән калалар. Аннан соң көннәр җылыткач кырыйдагы рамкалардан да чыгып туклана башлыйлар. Тышта кышлаган очракта, без моны мөһим, дип саныйбыз. Бакчада кышлагач балны, әлбәттә күбрәк ашыйлар бал кортлары. Вакытында подкормка куелмаса бал кортларының үлеп китүе дә еш очрый, – ди Илфак абый.


Бал кортларыңа һәрчак күз-колак бул, һәвәскәр умартачы!
Умартаңны кыш көне кечкенә итеп бер почмагыңнан ачып карыйсың. Аңлап була берничә секунд эчендә. Ояны ныклап ачып суыту зыянлы булачак. Балны рамка белән генә дә кую мөмкин, 1,5-2 кг кг яхшырак, кортлар ишле булачак. Һава торышына да карау, исәпкә алу дөрес. Җылыта башлагач та, апрель айларында бал кортлары балны бермә-бер күпкә ашый башлый. Балны ике атнага бер карасагыз әйбәт булыр. Кышкылыкка һәр ояда 10-12 рам калдырабыз. Тулы рам бал булса, җитәргә тиеш. 
Кайбер һәвәскәрләр пакетка бал салып, аны тишеп куеп рамнар өстенә куялар. Андый ысул да яхшы!                                      
Март аенда көн дә умарталар янәшәсендә булу кирәк, дисәк тә ялгыш булмас, мөгаен. Бал кортлары ояларының төпләре алынмалы булганда, төпләрен шушы җылы көннәрдә алмаштырып чыгабыз. Пычракары аска төшеп бара. Тышта кышлауның тагы бер хикмәте – умарта кортлары әле үк летоктан чыгып эчләрен бушатып керә алалар(эчләре китми).  
Оялар тәҗрибәле умартачы Илфак Наҗмиевның 35-40 мм калынлыгындагы тактадан ясалган. Вентиляциянең дә әһәмияте ифрат зур. Умартаның эченә су үтә калса, бал эчи башлый да кортларның саулыгына да файдалы булмый бу күренеш. 
Тагы бер плюсы бар тышта умарта кышлатуның


Умарта чыгарасы урыннан карны трактор белән эттерәсе яки көрисе юк. Омшаникмы яисә тышта кышлатуны хуп күрәсеңме, үз карарыңда, умартачы! 
Илфак абый бал кортларының файдасын һәм игелеген мулдан күрә. Инә сөте җитештерә ул. Корт анасы сөте турында язганыбыз бар, вакытлы матбугат басмаларыннан еш укып, зәңгәр экраннар аша белеп торабыз. Инә сөтен Илфак абыйдан хәтта Мәскәүгә юл тоткан юлчылар да алганы бар икән.
Элегрәк Илфак абый умарталарны ялан-болыннарга, урманга да алып чыккалаган. Хәзергесе көнне алып чыкмый. Материалым героема якыннары, энекәшләре дә ярдәм кулын һәрчак суза икән. 


Материалга кул куйганда...

Алдагы җәебез дә умартачылар өчен юмарт булып, баллар мул булсын иде. Менә шундый һәвәскәр умартачыларыбыз булганда табыннарыбыздагы бәллүр кәсәләрдә бал тулып торыр!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев