Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Үзебезнең журналистлар булдыра!

Кыю материаллары белән данлыклы!

Журналистлар арасында республикакүләм «Ришвәтчелек: журналист карашы» исеме белән узган конкурста веб-мөхәрриребез Ләйсән Газизова зур казанышларга иреште.

Кыю язмалары, үткен каләме, бай мәгълүматлы материаллары белән танылган Ләйсән Глүс кызы — «Интернет басмаларындагы ришвәтчелеккә каршы иң яхшы публикацияләр сериясе» номинациясендә 1 урынны яулады. Бүген мөхтәрәм коллегабыз мәркәзебез Казанда, бүләкләнү тантанасында булды. Каләмдәшебезне ихлас йөрәктән тәбриклибез. Иҗат чишмәләрегез һәрвакыт гөрләп аксын, каләмегез бүгенгедәй очлы, сүзегез үткер, уңышларыгыз тагын да күп булсын. 

Шулай ук җитәкче-баш мөхәррирнең радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова да үзенең юнәлеше буенча 2 мәртәбәле урынга лаек булган. Әлфия марсел кызын да ихластан котлыйбыз, көнүзәк тапшырулары белән тыңлаучыларны һәрчак сөендереп эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев