Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

1 марттан һәр йортка янгын турында хәбәр иткеч куелачак

Бүгенге көндә янгынга каршы режим кагыйдәләрендәге яңа үзгәрешләрне раслау эшләре бара.

Төзелә торган һәрбер йортта хәзер янгын турында хәбәр бирүче датчик урнаштырылырга тиеш. Махсус җайланма бүлмәдә әз генә төтен барлыкка килүгә үк сигнал бирә. Бу хакта Актаныш  һәм Минзәлә районнарында күзәтчелек һәм профилактика буенча районара бүлеге хәбәр итә.

Республикада 2016-2021 елларда датчик куелган йортларда 85 янгын чыгу очрагы булган, аларда 172 кешенең, шул исәптән 66 баланың гомере саклап калынган.

2018 елдан пенсионерлар, инвалидлар һәм аз керемле гражданнар яшәгән йортларга социаль ярдәм кысаларында янгын хәбәрчеләре – махсус датчиклар куела башлады. Быелның 1 мартыннан мондый җайланмалар һәрбер төзелә торган йортта урнаштырылырга тиеш. Бүгенге көндә янгынга каршы режим кагыйдәләрендәге яңа үзгәрешләрне раслау эшләре бара. Әлеге үзгәрешләрдә сүз файдаланудагы торак йортның ничә катлы булуына карамастан, аларга янгын турында хәбәр итүче җайланма урнаштыруның мәҗбүрилеге турында бара.
 
Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев