Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Дакар-2021 чемпионнары – Актанышта

Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина “Дакар - 2021” ралли чемпионнары Дмитрий Сотников һәм Илгиз Әхмәтҗанов белән берлектә районга килде.

 

“Дакар-2021” ярышларында катнашкан КамАЗ машинасында килгән кунакларны район хакимияте каршында район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, спортны үз итүчеләр алкышлар белән каршы алды. Район башлыгы районда автоспорт, мотоспортның көннән-көн ныграк популярлаша баруын ассызыклады. Кунакларга  килүләре өчен рәхмәтен белдерде. 

-Камаз-мастер командасы исеменнән барыгызны да сәламлим. Быел без Татарстан республикасы, КамАЗ заводы өчен 18 нче җиңүне китердек. Яныгызга Согуд Гарәбстанында барлык маршрутны үтеп, алтын пьедесталны яулаган КамАЗ машинасы белән килдек. Ул үзебезнең КамаАЗ заводында җыелган. Әле без җәй көне дә килергә уйлыйбыз. Анда инде үзебезнең КамАЗ белән йөрү осталыгын да күрсәтербез, - диде Дмитрий Сотников. 

Укучылар әлеге КамАЗ янында фотога төштеләр. 

Кунаклар район хакимияте залында авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятиеҗитәкчеләре белән  дә очрашты. 

Бу хакта тулырак “Актаныш таңнары” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дакар Камаз