Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген Мөхәмматов Баязит Шәймәрдан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы ала

Энгель Нәвап улы Фәттахов юбилярга ТР Президентының Рәхмәт сүзен һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актанышның мактаулы гражданы, озак еллар район башкарма комитетын җитәкләгән, районның социаль-икътисади йөзен яхшыртуга үзеннән саллы өлеш керткән, яңа Актаныш төзелешендә мөһим урын биләгән, башка тармакларда да җаваплы вазифалар башкарган һәм Баязит Шәймәрдән улы Мөхәммәтовны 90 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерде. 

Энгель Нәвап улы Фәттахов юбилярга ТР Президентының Рәхмәт сүзен һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.  “Сугаз” ҖЧҖ җитәкчесе Әбүгали Шакиров, “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов, Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова да Баязит Шәймәрдән улына вакытында куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, истәлек бүләге тапшырдылар. 

Баязит Мөхәммәтов та үзенә күрсәтелгән кадер-хөрмәткә рәхмәтен әйтеп, киләчәктә хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн сау булсын яхшы кеше безне укытты спту да