Актаныш

Актаныш урманчылары укучылар ярдәме белән агач утыртуны дәвам итәләр

Биредә 4 мең үсенте утырту планлаштырыла

Актаныш урманчылары укучылар ярдәме белән агач утыртуны дәвам итәләр. Татар Суыксуы белән Адай авылы арасындагы алты гектар мәйданда бүген эш кайный.

Кадет- интернат мәктәбенең 7 сыйныф укучылары урманчы Дилфас Мәхмүтҗанов белән бергәләп нарат, чыршы үсентеләре утырталар. Шушы якын көндә биредә 4 мең үсенте утырту планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: