Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

2020 елда Татарстан Хөкүмәте табибларга грант программасы буенча 84 фатир бирде

Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүче медицина хезмәткәрләре торак шартларын яхшыртты.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстанның Дәүләт торак фонды, медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча грант программасы нигезендә, табибларга 84 фатир тапшырды. Шул исәптән, 51 фатир — Чаллы табибларына, ә Казан һәм Әлмәттә тугызышар фатир бирелде. Бу йортлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Татарстан Хөкүмәте табибларның торак шартларын яхшырту өчен грантларны 2014 елдан бүлеп бирә. Әлеге программаның максаты — республика шәһәр һәм районнарына югары квалификацияле медицина белгечләрен кайтару һәм халыкка медицина ярдәмен үтемле итү.

Программа гамәлгә ашырылган алты елда 732 табиб дәүләттән грантлар алды. 2020 елның июлендә грант күләме 500 мең сумнан 800 мең сумга кадәр күтәрелде.

Реклама

Моңа кадәр Татарстанда Балык Бистәсенең Үзәк район хастаханәсе табиблары шулай ук дәүләт ярдәмендә яңа фатирларга күченгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев