Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

2020 елда «Татмедиа»ның интернет-аудиториясе 36 процентка арткан

Татарстанның иң зур медиахолдингы 98 газета, 20 журнал һәм 17 телеканалны берләштерә.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Татмедиа» медиахолдингы составындагы редакция сайтларына 2020 елда 138 миллионнан артык укучы кергән, үсеш 36 процент тәшкил иткән. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта әйтте.

«Бүгенге көндә „Татмедиа“ сайтлары төркеме укучылар саны буенча Татарстанда беренче урында тора, бу контентның сыйфаты яхшыру белән бәйле. Без 2020 елның гыйнварында „Татмедиа“ АҖ медиамәктәбен ачтык, ул персоналны өйрәтү белән шөгыльләнә. Моның өчен махсус онлайн-платформа булдырылган, филиаллар белән атна саен видеоконференцияләр үткәрелә», — диде Садыйков.

Аның сүзләренчә, медиамәктәптә журналистларны текстлар, «Яндекс» сервислары белән эшләү нигезләренә, социаль челтәрләрдә укучылар белән мөнәсәбәтләр булдырырга өйрәтәләр. Үз чиратында, бу «Татмедиа»ның социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә карата кызыксыну артуга китерде.

Реклама

«Безнең бәяләүләр буенча, сәхифәләргә язылучылар саны чама белән 25 процентка артты. Бүгенге көндә «Татмедиа“ның социаль челтәрләрдә 350 рәсми аккаунты һәм төркеме бар, алар 2,5 миллион кешене берләштерә. Барлык газета-журналлар, электрон гаммәви мәгълүмат чаралары социаль челтәрләрдә тәкъдим ителгән. Бу — төрле төркемнәрнең (тематик, тел буенча, географик) зур калейдоскобы», — дип ачыклык кертте генераль директор.

Садыйков билгеләп үткәнчә, «Татмедиа»да шулай ук СММ-белгечләр һәм вебредакторлар өчен махсус курслар оештырылган, шуның нәтиҗәсендә пабликларның активлыгы арткан. 2020 елда медиахолдинг төркемнәрендә комментарийлар һәм лайклар саны 17 процентка күбәйгән.

Татарстанның иң зур медиахолдингы булган «Татмедиа» АҖ 2020 елда үзенең 13 еллыгын билгеләп үтте. Компания 98 газета, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал һәм 81 сайтны берләштерә. Шамил Садыйков белән әңгәмәнең тулы текстын «События» порталында укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев