Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

2021 елда Татарстанда 1074 ишегалды ремонтланачак

Татарстанлылар эш барышын контрольдә тота алсын өчен, эш схемалары программаның сайтында (dvor.tatar) урнаштырылачак.

Иң күбе - Казанда, Әлмәттә, Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм Түбән Камада. Программа республиканың 40 районына кагылачак, Кайбыч, Чүпрәле һәм Әтнә районнарыннан тыш, аларда барлык ишегаллары узган ел ук төзекләндерелгән.

Һәр районда күпме ишегалды яңа тормыш алачак, ниләр эшләнәчәк һәм эшләрнең барышын ничек контрольдә тотарга мөмкин икәнлеге турында сөйлибез.

2021 елгы исемлеккә кертелгән ишегалларының адреслары программасының рәсми сайтында - dvor.tatar төзекләндерү картасына төшерелгән.

Программа кысаларында йорт яны территорияләрендә ишегалды юллары, юллар һәм тротуарлар ремонтланачак яки төзеләчәк, урналар, эскәмияләр, ут баганалары куелачак, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылачак (җиһазлар һәр ишегалды өчен индивидуаль билгеләнә), чүп-чар җыю мәйданчыгы нормативларына туры китереп җиһазландырылачак. Йорт яны территориясенең күләменә карамастан, төзекләндерүнең төп принцибы- җәяүлеләр элемтәсен һәм ишегалды яшел каркасын саклау.

Төзекләндерү схемаларын килештерү апрель аенда башланачак. Төзелеш эшләре башланырга өч көн кала һәр ишегалдында, төзекләндерүнең йомгаклау схемасы белән, объект паспорты урнаштырылачак. Татарстанлылар эш барышын контрольдә тота алсын өчен, схемалар шулай ук программа сайтында (dvor.tatar) басылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстанда 43 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында 1091 ишегалды яңа төс алды. Гомумән алганда, программага кагылган йортларда 360 меңнән артык кеше яши. Бер ел эчендә 270 км яңа тротуар төзелде, 4000нән артык яңа яктырту баганалары урнаштырылды, бу 300 000 кв.м ишегалды территорияләрен өстәмә яктыртырга мөмкинлек бирде.

Үз-изоляция чорында тәүлек буе эшли торган кайнар линия эшләде. Моннан тыш, халык үз теләкләрен WhatsApp мессенджеры аша, социаль челтәрләрдә һәм программа сайтында - dvor.tatar калдырыру мөмкинлеге булдырылды. 9 ай эчендә татарстанлылар программа адресына 18 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән.

2019 елда ишегалларны төзекләндерү буенча масштабы буенча тиңдәшсез Программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 2024 елга республикада 2014 елга кадәр төзелгән күп фатирлы йортларның йорт яны территорияләрен ремонтлау, башка программалар кысаларында моңарчы яңартылмаган начар хәлдә булган асфальтны алыштыру планлаштырыла. Гомумән алганда, бу 6923 ишегалды.

Татарстанда җәмәгать пространстволарын үстерү эше 2015 елда башланды - бу вакыт эчендә республикада барлык муниципаль районнарда 443 объект төзекләндерелгән.

Быел Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру Федераль программасы кысаларында 2022 елда төзекләндереләчәк объектларны сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүе узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев