Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

2023 елда Казанда Самосырово полигонын һәм ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итәчәк

2023 елда Татарстанда илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Республикада парк һәм скверларны төзекләндерү, башкаладагы каты көнкүреш калдыклары полигонын һәм ләм кырларын рекультивацияләү, сырхауханәләр, мәктәп һәм балалар бакчалары төзү планлаштырыла.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 61 объектта эшләр башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Ведомство мәгълүматлары буенча, торак төзелеше юнәлешендә республиканың 6 районында 7 объект сафка бастырылачак. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында исә 52 парк һәм сквер төзекләндереләчәк. Шул исәптән – Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бәйгесендә җиңгән 6 объект. 

Шул ук проект буенча Нурлат шәһәрендә һәм Тукай районының Белоус авылында су белән тәэмин итү системасы төзеләчәк.

Бу проект авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерергә дә ярдәм итә. 2023 елда 249 кешене күчерү планлаштырыла. 10 муниципаль районда авария хәлендә калган әлеге 109 торак урынның гомуми мәйданы якынча 4 мең квадрат метрны тәшкил итә.

«Экология» илкүләм проекты буенча 2023 елда дүрт объекттагы эшләрне дәвам итү көтелә. Болар: Казанның «Самосырово» каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү (56 процентка башкарылган), ләм кырларын рекультивацияләү (56 процентка) һәм биологик чистарту корылмаларын төзекләндерү (57 процентка), шулай ук Түбән Кама сусаклагычы төбендәге нефть үткәргеч торбаларны сүтү.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча быел Татарстанда 2 яңа сырхауханә, бер гомуми практика табибы үзәге һәм 36 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча 17 объектта эшләр башкарылачак: 10 мәдәният учреждениесе ремонтланачак, Түбән Камада балалар сәнгать мәктәбе төзекләндереләчәк, 5 авыл мәдәният йорты төзеләчәк, Буа мәдәният йортында ремонт эшләре төгәлләнәчәк (хәзерге вакытта 47 процентка башкарылган).

«Демография» илкүләм проекты буенча быел ике балалар бакчасы төзергә планлаштырыла. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча биш мәктәп (Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, Арча һәм Тукай районнарында) төзелер, шулай ук ике яшьләр үзәге җиһазландырылыр һәм ике спорт залына капиталь ремонт ясалыр (Чүпрәле һәм Теләче районнарында) дип көтелә.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев