Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

2023 елда Татарстанда юлларны үстерүгә илкүләм проект буенча 11,2 млрд сум тотылачак

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 2023 елда Татарстанда юллар төзү һәм төзекләндерүгә 11,2 млрд сум бүленеп биреләчәк.

Әлеге сумманың 5,8 млрд сумы республика бюджетыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм шәһәр агломерацияләрендәге транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Тагын федераль бюджеттан 1,4 млрд сум Казандагы инфраструктураны үстерүгә биреләчәк. Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерү өчен 3,8 млрд сум каралган. Шул исәптән, 3 млрд сум – федераль бюджеттан, ә 700 млн сумнан артыгы – республика бюджетыннан.

Интеллектуаль транспорт системаларын кертү өчен федераль бюджеттан 224,3 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2022 елда Татарстанда 170 километрдан артык автомобиль юллары ремонтланган, финанслауның гомуми суммасы 10,17 млрд сум тәшкил иткән. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру ярдәмендә Казан агломерациясендә – 33,8 километр, ә Чаллы агломерациясендә – 23,6 километр һәм Түбән Кама агломерациясендә 4,6 километр юлларга капиталь ремонт ясалган. 

Күперләрне торгызу программасы старт алуы - үткән елның яңалыгы булды. Нәтиҗәдә, 27 күпердә ремонт эшләре башкарылды. Шул исәптән, 510 метр озынлыктагы 15 күпер файдалануга тапшырылды, бу – 2024 елга кадәр ремонтланырга тиешле күперләрнең 18 проценты.

Реклама

2022 елда интеллектуаль транспорт системаларын файдалануга кертү буенча күрелгән 

чаралар: Казанда – 32 һәм Чаллыда 10 светофор объекты юл хәрәкәтен идарә итүнең адаптацияле системасы белән җиһазланды. Моннан тыш, булган светофор объектларын җиһазлау өчен өстәмә рәвештә 213 видеокүзәтү камерасы һәм 2 видеорегистратор сатып алынды. Шулай ук магистраль автомобиль юллары киселешләрендә транспорт детекторлары куелды: Казан агломерациясендә – 30, Чаллы агломерациясендә 19 датчик урнаштырылды.

Мәгълүм булганча, илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев