Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

7 ФЕВРАЛЬ – ТАТАРСТАН ГЕРБЫ КӨНЕ БЕЛӘН!

7 ФЕВРАЛЬ - ТР ДӘҮЛӘТ ГЕРБЫ КАБУЛ ИТЕЛГӘН КӨН

Татарстан! Канат куя безгә
Ак барслы герб-туграбыз.
Сүнмәс кояш – уңыш, калкан – дәлил:
Корыч антыбызга тугры без.

Ак канатлы барс… Кул күтәреп,
Бердәмлеккә без сүз бирәбез!
Уң аяктан атлап, яңа көнгә,
Изге ният белән керәбез.

Җиде кыйтга – җиде тарафка без
Дуслык хисен уяу сакларбыз.
Кирәк булса, Идел-йортыбызны
Ак барстай, кыю якларбыз.

Татарстан гел бер адым алда,
Заман тизлегеннән калмаска.
Ак барслы туграсына тугры
Яңа буын килсен алмашка!

Сания ӘХМӘТҖАНОВА

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев