Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

75 еллыкка – 74 нче һәйкәл

Яңа Җияш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Стелланы төзетүдә авылдашлары Марсель Харисов оештырып йөргән. Әлеге тантана өчен яшенле, яңгырлы һава торышы да комаучауламады. Авылдашлар, читтән кайткан якташлар, кунаклар бергә җыелган. Мондый бердәмлек үзләрен дә таң калдыргандыр.

Әлеге эш өчен киләсе елның үзара салымын да көтеп тормаганар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына төзик дип тырышканнар. Өйдән-өйгә кереп, җәмгысы 74 мең сум акча җыелган. Калган чыгымны каплауда “Чишмә” хуҗалыгы рәисе Рафик Сәхабетдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белгече, безнең районның кураторы Илһам Төхвәтуллин булышкан. Икесе дә –тыныч, тыйнак холыклы, изге күңеллеләр. Шушында туып-үскәннәр, туган җирне ташламыйлар. Әлеге зур чарада катнашып, авылдашларын бәйрәм белән котлады алар.

Тантаналы чара азан әйтеп, күркәм Коръән аятьләрен укудан башланып китте. Иске Богады имам-хатыйбы Финус хәзрәтнең хәер-фатихасы алынды. Аллаһтан сорап кылган дога арабыздан мәңгелеккә киткәннәрнең рухын шатландырсын, Раббыбыз исәннәргә хәерле гомерләр насыйп итсен.

– Районның 87 авылында 2020 ел башына 62 һәйкәл исәпләнсә, быел 74 нчесе сафка басты. Бик актив, битараф булмаган кеше – зур бәхет ул. Хыялларны чынга ашыру өчен финанс мөмкинлеге кирәк. Авылның патриотлары, аягында нык басып торучы егетләр барында мәсьәләнең ул ягы да хәл ителә. Фидакарь хезмәт ияләренә карата алтынга тиң сүзләр язылган. Һәйкәлләрне яңартучы җирлекләр өчен үрнәк алырлык яхшы өлге бу. Тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына да хөрмәтебез чагылсын, – диде район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова.

“Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга мәңгелек дан”, “Тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына кан кардәшләреннән” дигән сүзләр клубка, медпунктка килүчеләрне каршы алып торачак. Кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгән ике авылдашларының исеме дә урын алган. Якындагы Каенлык авылыннан сугышка китеп кайтмаган батырларның исеме куелган.

Һәйкәл ачу тантанасыннан соң, очрашу клубта дәвам итте. Өстән сибәлгән яңгыр изге теләкләрнең кабул булуына бер ишарә иде сыман. Тамашачыга “Татнефть” хәйрия фонды грантына алынган экранда җирлекнең тарихи мизгелләре күрсәтелде. Кайчандыр шушында яшәп киткән Робсон һәм Джон Мусиннарның чыгышы тәкъдим ителде. Чараның төп оештыручысы Эльмира Мирзаханова шушы клубта хезмәт куя, һәйкәлне сафка бастыруда аның да хезмәте зур.

Иске Богады китапханәчесе Рәзинә Мөнирова башлап җибәргән очрашуны Иске Авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов ялгады. Рәйхан Галимҗанова Марсель Сәгыйть улы Харисовка, Илһам Шәрхемулла улы Төхвәтуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. “Халык хөрмәте – иң зур хөрмәт”, – дип зурлады.

– Авылдашларыбызның активлыгына рәхмәтле мин. Әле кайбер олы гына авылда да өмәдә ул кадәр кеше җыелмый. Зират караучы Марсель абыйның хезмәте зур. Яугирләрнең исемлегенә зиратта да урын табылган. Искә төшереп тора, – диде Рафик Сәхабетдинов.

Рафаэль Зәйнуллин, Рузил Исламов, Гөлсем Сәмигуллина авылдашлары белән горурланулары турында сөйләделәр.  Иске Кадермәттән Рәиф Сәгъдиев яшьтәшенең тырышлыгына ак көнләшү белән каравын әйтте.

“Кече авылның кечкенә генә клубы да бик начар хәлдә иде. Түбәсеннән су үтте. “Чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Рафик Сәхабетдинов шушы клубның түбәсен алыштыруда булышты. Зиратларны, юлларны тәртипкә китерүдә дә аның өлеше зур.  Соңгы елларда зиратыбыз матурланды. Өмәләрдә актив катнашалар. Читтән кайталар”, – әлеге сүзләр сәйләндәй тезелде. Халык хөрмәте – иң зур хөрмәт.

Бинаның икенче ягында медпункт эшли. Чарада катнашкан район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәевкә дә рәхмәтлеләр. Өлкәннәргә дә, яшьләргә дә медицина хезмәте бик кирәк.

Яңа Җияштә үз эшен яратучы мәдәният, медицина белгечләре хезмәт куя. Аларга барысы да хөрмәт белән карый. Авыл кешеләре җыелу урыны барлыкка сөенә. Бу көнне бер-берләренә рәхмәт әйтүләр йөрәкләргә сары май булып ягылгандыр.

82 яшьлек, тынгы белмәс Марсель абый зур суммада ярдәм күрсәткәннәрнең исемнәрен атады. Акчалата булышкан һәммә кешегә, шулай ук җәмәгате Сәгыйдә апага теләктәшлеге өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Аларның гаиләсе үрнәк. Илсур Фәттахов иганә ярдәме күрсәткән “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаянов исеменнән дә яңа җияшлеләрне тәбрикләде.

“Тарихи клуб. Икенче мәртәбә аякка басты. Янгын чыгып, күмергә әйләнгән иде. Бер җәй эчендә Мари Суыксудан өч фин йорты кайтартып төзелде,” – дип искә төшерде Рафаэль Зәйнуллин.

“Авылы беткән урыннарда да һәйкәлләр торгызыла. Читтә яшәүче якташлар матди ярдәм күрсәтеп, туган җирләрен данлый. Яңа Җияшкә асфальт кергән, электр яктырткычлары белән тәэмин ителгән. Терлекчелек комплексы эшли. Яңа, матур йортлар да күренештерә. Яшь гаиләләр киләчәккә өмет нурын сүндерми”, – ди хәзерге көндә Уразайда яшәүче Рузил Исламов.

Марсель абыйның тынгысыз күңеле һәйкәл-стелла белән генә чикләнеп калырга теләми. Киләчәктә спорт-ял паркы булдыру – аның икенче бер хыялы. Һәйкәл төзүгә оеткы салган шикелле, Рәйхан Галимҗанова бу фикерне дә куәтләп, кызыклы тәкъдимнәрен җиткерде. Әгәр дә федераль программада катнашу өчен башлангыч 100 мең сум акча табылса, мондагы ачык урында заманча спорт мәйданчыгы да калкып чыгарга мөмкин әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев