Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Котлау сүзләре белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов чыгыш ясады.

2020 нче елның 8 нче мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Актаныш районының гүзәл затлары өчен район мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булды. Бәйрәм тантанасы район мәдәният йорты фойесында "Күңелем хәзинәсе" кул эшләреннән оештырылган күргәзмә белән башланып китте.

Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен бәйрәм балаларның җыр-биюләре белән башланып киткән булса, бүләкләү тантанасыннан соң “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле өр-яң концерт программасы белән чыгыш ясады.

Котлау сүзләре белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов чыгыш ясады. Бәйрәм барысы да хатын-кызларга мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде, сәхнәдән  рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга адресланган иде. Бүген бәйрәм концертында булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.

Район башлыгы хезмәтләре белән хөрмәт яулаган хатын-кызларга төрле дәрәҗәдәге Максау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүләкләнүчеләр исемлеге:

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Әнәк” агрофирмасы” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең “Әтәс” бүлекчәсе сыер савучысы Гыйлфанова Хәмидә Сәяф кызына “Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген оештыру, кадрлар һәм норматив-хокукый базаны тәэмин итүне камилләштерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен башкарма комитетның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең баш белгече Фазлиева Венера Феликс кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, муниципаль милек белән идарә итүне камилләштерүгә зур өлеш кертүе өчен Актаныш муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы муниципаль казна учреждениесе баш белгече Галимуллина Альбина Флүс кызы Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасында сайлау кампанияләрен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив һәм нәтиҗәле эш өчен “Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен” Татарстан Республикасы Үзәк сайлау кампаниясенең мактау билгесе белән Гыйлфанова Филиза Әкрам кызы бүләкләнде.

Татарстан Республикасында сайлау кампанияләрен әзерләүдә һәм үткәрүдә актив һәм нәтиҗәле эш өчен Шәрипова Гөлчәчәк Марс кызы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау кампаниясенең рәхмәте белән бүләкләнде.

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Актаныш муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы буенча Росреестр Баш белгеч –эксперты Низамова Зилә Рафаэль кызы;

"Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсе" дәүләт учреждениесе Актаныш районында клиентлар хезмәтенең әйдәп баручы белгече-эксперты Закирова Гадилә Мәхмүт кызы;

Актаныш авылы “7 нче санлы балалар бакчасы”ның беренче квалификацион категорияле тәрбияче Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

“Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе социаль хезмәткәре Хабирова Гөлназ Хәмзә кызы;

“Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сыер савучысы Хуҗакаева Гөлназ Ринат кызы;

“Газстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте штукатур буяучысы Шакирова Әлфира Васыйл кызы;

“Балалар иҗат үзәге”нең өстәмә белем бирү укытучысы Шәрипова Илсөяр Заһит кызы;

 

"Күңнелем хәзинәсе" бәйгесенең җиңүчеләрен Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева  тәбрик итте.

“Милли бизәкләр” номинациясе җиңүчеләре:

1 урын -Мәсәде авыл җирлегеннән Лилия Минһаҗетдинова
2 урын - Иске Байсар авыл җирлегеннән Наилә Гәрәева
3 урын - Уразай авыл җирлегеннән Нурия Саматова

“Хыял һәм иҗат” номинациясе җиңүчеләре:

1 урын - Теләкәй авыл җирлегеннән Илфинә Фазуллина
2 урын - Әтәс авыл җирлегеннән Энҗе Зиннурова
3 урын - Кәзкәй авыл җирлегеннән Луиза Мөхәммәтова

“Чәчәкләр илендә” номинациясе җиңүчеләре:

1 урын - 5нче санлы балалар бакчасы төркеменнән Диана Нуриева
2 урын - Актаныштагы “Азалия” чәчәк кибете
3 урын - Актаныш технология техникумыннан Рәйлә Зиннурова

“Сакчыл хуҗабикә” номинациясе җиңүчеләре:

1 урын - Актанышның беренче санлы мәктәбе укытучысы Зөһрә Хәбибуллина
2 урын - АктаныЮгары Яхшый авыл җирлегеннән Дилбәр Әхәтова
3 урын - Актаныш гимназиясеннән Гүзәл Хөснетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев