Актаныш

81 яшендә танылган татар шагыйре, язучы Гәрәй Рәхим вафат булды

Бу хакта Facebook сәхифәсендә язучы Разил Вәлиев: «Сау бул, хезмәттәшебез һәм якын дустыбыз!  Урының җәннәттә булсын!", - диелә хәбәрдә

        Гәрәй Рәхим 1941 елның 15 июлендә Татарстан Республикасының Лениногорск районы Федотовка авылында туа. «Татарстан яшьләре» газетасы корреспонденты, Татар китап нәшриятында мөхәррир, консультант, соңыннан ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире булып эшли.

Эш дәверендә ул 35тән артык шигырь, проза һәм балалар әдәбияты җыентыгын язган. Ул татар, рус, башкорт телләрендә иҗат итте. Шулай ук Казан театрлары өчен пьесалар яза, шулай ук Гәрәй Рәхим либреттолар авторы да.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: