Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Агымдагы язылу кампаниясе барышында балалар өчен татар басмаларына ихтыяҗ артты

13 декабрьгә кадәр «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына 13 процентка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин.

Язылу кампаниясе барышында 2021 елның беренче яртыеллыгына балалар өчен татар газеталарына һәм журналларына сорау арткан. «Татмедиа» АҖенең «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасы кебек басмалары зур ихтыяҗга ия. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына мәгълүматны республиканың почта бүлекчәләрендә расладылар.

Подписка чорында, шулай ук, "Татмедиа" АҖ tatmedia.ru/podpiska сайты аша онлайн-язылулар саны арткан.

Татарстанның балалар басмалары төрле яшьтәге балалар өчен каралган. “Салават күпере” журналы +0, “Сабантуй” журналы һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы - +6 категорияләренә керә, яшүсмерләр өчен - “Ялкын” журналы. Бу басмаларның тиражлары үсә.

Әлеге газета һәм журналлар мультимедиа форматына да чыга, ягъни һәр номерда, кәгазьдәге мәгълүматтан тыш, QR-кодлар да бар. Укучылар алар буенча видеороликлар һәм уеннар, татар мультфильмнары һәм әкиятләре карарга, иҗади остаханәләрдә катнаша алалар. Мәсәлән, «Салават күпере» журналы һәр әбүнәчегә рәсем ясау буенча онлайн-дәресләрдә катнашу мөмкинлеге бирә.

13 декабрьгә кадәр бу басмаларга язылу бәяләренә 13 процентка кадәр ташлама гамәлдә.

Реклама

Балалар басмаларына Татарстан халкы гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә языла ала. "Татмедиа" АҖ басмаларына сайтта да язылырга мөмкин podpiska.pochta.ru 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев