Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Ак Барс» хоккейчылары Уфа командасын овертаймда җиңде

Плей-оффның «Ак Барс» — «Салават Юлаев» сериясенең исәбе - 2:0.

Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Уфа шәһәренең «Салават Юлаев» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Бу командалар өчен плей-офф этабының икенче турының икенче уены булды.

  • Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә ике җиңү.

Әлеге матч сакчы Микаэль Викстранд өчен «Ак Барс»та йөзенчесе булды, ә һөҗүмче Найджел Доус Континенталь хоккей лигасында 600 уен үткәрде. Артём Лукоянов «Ак Барс» өчен плей-оффта үткәргән уеннар саны 105 булды. «Ак Барс»ның социаль челтәрләрендә бирелгән мәгълүматлар буенча, бу — команда өчен яңа рекорд.

Беренче период. Уналтынчы минутта «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Пётр Хохряков исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Унынчы минутта Найджел Доус исәпне тигезләштерде (1:!).

Өченче периодта голлар булмады. Овертаймның өченче минутында алканы «Ак Барс» хоккейчысы Станислав Галиев кертте һәм командасына җиңү китерде (2:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Педан — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Петров, Журавлёв — Юдин;
  • Галиев — Галимов — Воронков (Сафонов), Лямкин.

 «Салават Юлаев»

  • Метсола (Тарасов);
  • Гранлунд — Маннинен — Хартикайнен, Панин — Ларсен;
  • Плэтт — Кадейкин — Жарков, Науменков — Коледов;
  • Кугрышев — Хохряков — Әмиров, Алексеев — Бирюков;
  • Солодухин — Картаев — Башкиров (Пименов), Лисовец.

«Ак Барс» — «Салават Юлаев» сериясенең киләсе уены Уфада 21 март көнне үтәчәк. Уен 14:30 сәгатьтә башлана. 
 

Tatar-inform

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хоккей Ак Барс