Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Ак Барс» КХЛның Көнчыгыш конференциясе финалының беренче уенында оттырды

«Ак Барс» — «Авангард» — 1:3

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасына 1:3 исәбе белән җиңелде. Бу командалар өчен плей-офф этабының өченче турының беренче уены булды. Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең финалы башланды.

Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Авангард» исәбендә бер җиңү, «Ак Барс» җиңелеп бара. Моңа хәтле плей-оффның беренче турында «Ак Барс» Түбән Новгородның «Торпедо» командасын һәм икенче турда Уфаның «Салават Юлаев»ын җиңеп, өченче турга үтте.
Беренче период. Уникенче минутта «Авангард» хоккейчысы Кирилл Готовец исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Ундүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, һөҗүмче Кирилл Петров исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче период. Унсигезенче минутта «Авангард» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов гол кертте (1:2). Периодның соңгы секундларында «Ак Барс»ның буш капкасына алка керде, гол авторы — Клим Костин (1:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Рейдеборн (Билалов);
Доус — Галимов — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
Лукоянов — Глухов — Фисенко, Мёрфи — Хенкель;
Песонен — Кормье — Петров, Юдин — Лямкин;
Галиев — Бурмистров — Воронков (Сафонов), Журавлёв.
 «Авангард»

 Грубец (Бобков);
Костин — Найт — Буше, Шәрипҗанов — Покка;
Ковальчук — Зернов — Толчинский, Емелин — Каски;
Чинахов — Семёнов — Хохлачёв, Готовец — Береглазов;
Комаров — Каблуков — Дедунов (Грицюк), Чистяков.
«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда 5 апрель көнне үткәрәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев