Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

“Ак кәгазьгә - яңа тормыш” : ТР Диния нәзарәте дини мәгълүмат кергән макулатура җыюны оештыра

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Ак кәгазьгә - яңа тормыш” дип исемләнгән республикакүләм хәйрия акциясен игълан итте.

Хәйрия акциясе 2021 елның 29 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Макулатурадан кергән акчалар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларның дәвалануы өчен түләүгә тапшырылачак.
Акция барышында Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне дә җыю оештырылачак (мондый китапларны һәм басмаларны аерып куярга һәм “ДИН” дип язарга кирәк). Билгеле булганча, андый кәгазьләр үзләренә аерым игътибар һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итә. 
Макулатура Актаныш Җәмигъ мәчетендә 27 сентябрьгә кадәр кабул ителә.  Мөмкинлекләре булган кешеләр аны Казан шәһәренә илтә ала: Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт (7 нче кабинет) адресы буенча эш көннәрендә 13:00-18:00 сәг. кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7(843)237-86-18.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев