Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актаныш бала табу йортыннан 2021 елда туган беренче баланы чыгардылар

Илдан 2 гыйнвар көнне дөньяга килә

Бүген Актаныш хастаханәсенең бала табу бүлегеннән 2021 елда туган беренче баланы чыгардылар. 

Әлеге бәхетле әти-әни Яңа Әлем авылында яшәүче Алинә һәм  Илвир Насыйповлар. 2 гыйнвар көнне  дөньяга килгән малайларына алар Илдан дип исем кушкан. 

Аларның шатлыкларын уртаклашып, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен һәм районның истәлек бүләген тапшырды. 

Әлеге гаиләгә сабыйларын сау-сәламәт итеп үстерүләрен телибез.

 

 

undefined

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев