Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актаныш район үзәк хастаханәсендә рентген компьютер томографиясе кабинеты ачылды

31 августта, Актаныш район үзәк хастаханәсендә «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звеноны модернизацияләү» региональ программасы кысаларында, рентген компьютер томографиясе кабинеты тантаналы ачылды, анда Актаныш муниципаль районы башлыгы Э. Н. Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты А. Г. Хәбибуллин, баш табиб А.Р. Хәев катнаштылар.

Рентген компьютер томографы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан үзәк хастаханәгә
 диагностиканы яхшырту һәм 
медицина ярдәмен күрсәтүнең 
сыйфатын яхшырту максаты белән бирелгән. Әлеге компьютер томографы барлык органнарны тикшерергә мөмкинлек ача. Хәзерге вакытта яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында  Актаныш РҮХдә әлеге компьютер томографының булуы кирәкле һәм актуаль. Бу компьютер томографында махсус әлеге җиһаз белән эшләү өчен табиб- рентгенолог И. Харисов һәм ике рентген лаборант укып кайтты.

Пациентларны тикшерү уңайлы булсын өчен, компьютер томографы хастаханәнең 1 катында, кабул итү һәм йогышлы авырулар бүлекләре, реанимация һәм интенсив терапия бүлеге янында урнашкан. Якындагы рентген компьютер томографы 140 км ераклыктагы Чаллы шәһәрендә генә бар һәм бу диагностика өчен зур уңайсызлыклар тудыра иде.

      Актаныш муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсендә нәтиҗәле технологияләр кертүгә зур игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев