Актаныш

Актаныш районы башлыгы студентлар белән очрашты

Район җитәкчеләре белән оештырылган очрашу ике як өчен дә бик әһәмиятле булды.

Район башлыгы Энгель Фәттаховның һәр ел саен студент-яшьләр белән очрашуы традициягә кереп бара.

Төбәгебез студентлары бүген кайларда белем ала, нинди проблемалар борчый, укуларын тәмамлагач туган якларына эшкә кайтырлармы? Шушындый кызыксынулар белән район башлыгы Энгель Фәттахов булачак белгечләр өчен традицион очрашу уздырды. Биредә төп сөйләшү Актанышны белемле кадрлар белән тәэмин итү хакында иде.

Очрашу бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты, Актаныш районы, студентлар тормышы турында әңгәмәләр, бәхәсләр булды.

 

undefined

undefined

undefined

undefined

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: