Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актаныш районы медицина хезмәткәрләре еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар

Очрашу азагында нәтиҗәле эшчәнлек алып барган медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.


 2020 елда исә район үзәк хастаханәсенә коронавирус пандемиясе шартларында эш оештырырга, эшләргә туры килде. Әлеге яңа төр вирус аларны да шактый сынады. Тик медицина хезмәткәрләре райондашларыбызның гомерләрен саклап калу өчен зур тырышлык куйды. 

 Бүген район хакимиятенең утырышлар залында  медицина хезмәткәрләренең 2020 елда эшләгән эшләренә хисап, 2021 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган киңәшмә үтте. Әлеге эшлекле сөйләшүдә Чаллы шәһәре БСМПның баш табибы  Марат Мөхәмәдиев,  район башлыгы Энгель Фәттахов, видеоэлемтә аша Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов катнашты.  

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев үзенең хисап чыгышында 2020 елда башкарган эшләренә бәйнә-бәйнә анализ ясады. 

Райондагы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә барысы 416 кеше хезмәт куя. Шуларның 50се-табиблар, 230ы - урта медицина хезмәткәре.  “Җирле табиб” программасы нигезендә  14 табиб эшли. Хисап елында бер участок терапевты, бер теш табибы эшкә килгән. Әмма хастаханәдә ЛОР, уролог, невролог, акушер-гинеколог  табибы җитми.  

–Хастаханәне барлык кирәкле табиблар белән тәэмин итү бурычын куярга кирәк.  Аларны тору урыны белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Эшкә килгән табиблар өчен яшәп торырга фатирлар да, йортлар да төзи алабыз, – диде Энгель Фәттахов. 

2020 елда исә район үзәк хастаханәсенә коронавирус пандемиясе шартларында эш оештырырга, эшләргә туры килде. Әлеге яңа төр вирус аларны да шактый сынады. Тик медицина хезмәткәрләре райондашларыбызның гомерләрен саклап калу өчен зур тырышлык куйды. Район башлыгы аларга фидакарь хезмәтләре өчен үзенең рәхмәтен белдерде. Башка районнар белән чагыштырганда,  әлеге авырудан югалтулар артык зур булмады, дип ассызыклады. 

Коронавируска каршы көрәш белән рәттән, башка авыруларны да кабул итү туктамады. 2020 елда 4514 авыру стационар шартларда дәваланган. 9339 кеше ашыгыч ярдәм хезмәтеннән файдаланган. 

Район башлыгы авыруларга тиз һәм дөрес диагноз кую өчен хастаханәдә
нинди җиһазлар җитми дигән сорауны да юкка гына бирмәде. Чөнки компьютер томографиясе узу өчен күп кеше чиратлар көтеп, читкә йөрергә мәҗбүр. Быел әлеге проблема хәл ителер кебек. Хастаханәгә КТ урнаштырылачак һәм ул 15 июнь урталарыннан халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак, диделәр. 

Матди-техник база ныгуга карамастан, 2020 елгы эш күрсәткечләре буенча республикада чыгарылган рейтингта Актаныш районы үзәк хастаханәсе 31 урынга төшкән. 2019 елда 13 урында иделәр. Моңа демографик хәл нык тәэсир итте, диде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев. 

Узган ел 524 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. 292 бала туган. Бер яшькә тикле балалар үлеменең өч очрагы булу да уйландыра. Болар хакында Айрат Гарипов та әйтеп узды. 2021 елда эшне оештырганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады.

 

 

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев нәтиҗәле эшчәнлек алып барган медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештереп, бүләкләр тапшырды.

 

 

 

Хезмәтләрендә югары уңышка ирешкән шәфкать ияләре дәүләт бүләкләре белән хөрмәтләнде.

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

 

Күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, медицина хезмәткәрләре район Башлыгының Мактау кагәзьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

 

undefined

undefined

undefined

undefined

 

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев