Актаныш

АКТАНЫШ РАЙОНЫНА ИКЕ МӘКТӘП АВТОБУСЫ ТАПШЫРЫЛДЫ

Татарстанның муниципаль берәмлекләре башлыклары 120 яңа мәктәп автобусларыннан ачкычлар алды



Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобуслары тапшырды.

Татарстанның муниципаль берәмлекләре башлыклары 120 яңа мәктәп автобусларыннан ачкычлар алды. Транспорт гамәлдәге маршрутларны бушату һәм яңаларын ачу өчен файдаланылачак,шулай ук яңа машиналар өлешчә тузган машиналарны алыштырыр дип көтелә.

Актаныш районы да ике өр-яңа автобуслы булды. Тантаналы чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова катнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: