Актаныш

Актаныш районында алдан тавыш бирү өчен 9 сайлау участогы ачылды

Актаныш районында тугыз хисап участогында тавыш бирергә мөмкин.

Бүген Россия Федерациясе территориясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирү көне оештырыла.

Актаныш районында тугыз хисап участогында тавыш бирергә мөмкин. Шуларның берсе район мәдәният йортында икенчесе иман спорт сараенда. Калганнары Такталачык, Киров, Яңа Әлем, Иске Байсар, Пучы, Иске Кормаш, Татар Суыксуы авылларында урнашкан.

РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен 24 майдан башлап электрон рәвештә тавыш бирергә мөмкин иде.

Сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Кандидатура өчен үз тавышын 18 яше тулган һәр кеше бирә ала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: