Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актаныш районында эшлекле сәфәрдә ТР Дәүләт Советы депутаты, Илшат Рәфкать улы Гафуров

Кунакны район башлыгы Энгель Фәттахов каршы алды һәм озатып йөрде. 

Бүген районда КФУ көне узды.  Казан(Идел буе) Федераль университеты ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Рәфкать улы Гафуров, КФУның Чаллы институты ректоры Мәхмүт Ганиев, КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишевлар иң элек район мәдәният йортында берничә мәктәпнең проект эше белән таныштылар.

Балалар иҗат үзәгендә КФУ ректоры призына узган шахмат ярышын карадылар. Актанышның гуманитар гимназия - интернатында булдылар. 

Илшат Гафуров югары сыйныфларда укучыларның ата- аналары белән очрашып, аларга КФУ га укырга керү тәртипләре хакында аңлатты.

Район хакимияте бинасында август аенда узачак укытучыларның август киңәшмәсенә әзерлек эшләре хакында фикер алыштылар. 

Очрашу кысаларында технологик техникум һәм КФУның Чаллы институты белән ике арада үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Көн дәвамында КФУ укытучылары укучыларга онлайн дәресләр үткәрде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев