Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

АКТАНЫШЛЫЛАР БӨТЕНРОССИЯ САБАН ТУЕНДА (фотолар)

Бүген Мөслим районының Мөслим авылында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Бәйрәмдә Актаныш муниципаль районы сәнгать ияләре дә олы коллектив буларак катнашып, сабан туеның бизәге булдылар.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә XI Бөтенроссия авыл Сабан туе ачылышында бәйрәмгә әзерлекне югары бәяләде.
«Бүген монда илнең 45 төбәгеннән 550 делегат килде. Барыгызны да чын күңелдән сәламлибез. Сабан туйларыбыз матур, уңышлы үтәр дип ышанабыз», — диде Татарстан Президенты. 


     Мөслим- Актаныш белән чиктәш. Бер үк туфрак, бер үк җилләр исә, бер үк елгалар- Ык һәм Агыйдел талантларны сугара. Мөслимнең күрке- Зифа Басыйрова, Актанышныкы- Әлфия Авзалова, Сарманныкы-Илһам Шакиров. 


      Ут күршеләребез Мөслим җирендә актанышлылар Сабан туе кунакларын татар утары торгызып каршылады. Капка алдында ук ук Бөек Болгар дәүләте чорындагы киемнәрдән асыл ир-егетләр басып тора. Утар эчендә хан чатыры.

     Уң якта останың да осталары кызган күмердә тимер чүки.

Сулда Актаныш болыннарыннан җыелган үләннәрдән генә чәй пешә.

    Татар халкының иң танылган ит ризыгы- ысланган казылыклардан авыз итәргә була. 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе  рәисе Марат Әхмәтов һәм Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татар утарлары белән танышуны Актаныш ишек алдыннан башлады.

    Татарстан җитәкчелеген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов каршы алды.


       Актаныш горурлыгы- “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы  Бөтенроссия авыл Сабан туеның ачылу тантанасында уңышлы чыгыш ясады.

Мәйдан уртасында үзәктә татар халкының иң танылган җырларын башкардылар, күмәк милли биюләрдә балкыдылар. 


2022 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовия Республикасында булачак. Беренчесе 2010 елда Самара өлкәсенең Гали авылында узган иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев