Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актанышның җанисәптә катнашучыларына айфон оту мөмкинлеге бар

Фотоконкурста катнашучылар халык санын алу пунктларында баннер яки җанисәп турындагы плакат фонында төшкән фотоларын #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы белән «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрләренә урнаштыра ала.

 

1-14 ноябрьдә Татарстан Республикасында халык санын алу участокларында җанисәптә катнашкан кешеләр арасында «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Народный Татарстан» төркемендә онлайн фотобәйге узачак.

Фотоконкурста катнашучылар халык санын алу пунктларында баннер яки җанисәп турындагы плакат фонында төшкән фотоларын #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы белән «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрләренә урнаштыра. Бәйгедә 14 яшьтән узган кешеләр катнаша ала.

 

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Народный Татарстан» төркеме туры эфирында 1-14 ноябрьдә көн саен 20.00 сәгатьтә фотоконкурста катнашучылар арасында икешәр җиңүче сайлап алыначак, аларга iPhone 13 смартфоннары тапшырылачак. Барлыгы 28 iPhone 13 смартфоны уйнату күздә тотыла.

Фотобәйгедә 1 ноябрь көнне 8.00 сәгатьтән 14 ноябрь көнне 20.00 сәгатькә кадәр урнаштырылган фотолар катнаша.

Онлайн фотоконкурста катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

- Халык санын алу пунктларында баннер яки җанисәп турындагы плакат фонында селфи ясарга яки фотога төшәргә;

- Фотоны «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәңдә #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы белән урнаштырырга (бәйгедә катнашучының социаль челтәрдәге аккаунты яки сәхифәсе ачык булырга тиеш);

- Туры эфирда фотоконкурсның нәтиҗәләрен көтәргә (көн саен 20.00 сәгатьтә. Әгәр җиңмәгәнсез икән, сезнең фотосурәт фотобәйгенең алдагы көннәрендә 14 ноябрьгә кадәр катнашачак).

Конкурста катнашучыларга түбәндәге ике сылтама буенча үзләренең стационар халык санын алу участоклары һәм күп функцияле үзәкләрнең адресын белергә тәкъдим ителә: https://vk.cc/c7pBTv һәм https://vk.cc/c7pBWo (QR-код кирәкми).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев