Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатында соңгы кыңгырау чыңлады?

Азактан укучылар соң­гы сау­бул­ла­шу валь­сын баш­кар­ды­лар

Бүген, 22 май көн­не, ра­йон­ның бар­лык мәк­тәп­лә­рен­дә соң­гы кың­гы­рау ­ яң­гы­ра­ды. Соң­гы кың­гы­рау, соң­гы чың­лау... ка­бат­лан­мас ха­ти­рә­ләр... дул­кын­лан­дыр­гыч миз­гел­ләр...­бул­лаш­ты, укы­ту­чы­ла­ры­на их­лас рәх­мәт­лә­рен ­җит­кер­де, ос­таз­ла­рын­нан ­мөс­тә­кыйль тор­мыш­ка хә­ер-фа­ти­ха ал­ды.

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе 24 уку­чы­сын соң­гы дә­рес­кә дәш­те. Кыз­лар, га­дәт­тә­ге­чә, мәк­тәп фор­ма­сын­нан, ­чәч­лә­ре­нә ак бант­лар так­кан­нар. Егет­ләр, әл­бәт­тә, ­кос­тюм­нан. ­Кү­ңел­ле дә, моң­су да - ал­да ­ я­ңа­дан-яңа сы­нау­лар, о­лы тор­мыш юлы кө­тә. Ә бү­ген - соң­гы кың­гы­рау…­Гим­на­зия ди­рек­то­ры Венера Хаева  алар­га иң из­ге те­ләк­лә­рен иреш­тер­де. Соң­гы кың­гы­рау тан­та­на­сын­да ра­йон баш­лы­гы Энгель Фәттаховта да кат­наш­ты һәм чы­гыш яса­ды. Ул ун­бе­рен­че­ләр­гә дәү­ләт им­ти­хан­на­рын­да уңыш­лар те­лә­де. Ан­нан соң укучылар соң­гы сау­бул­ла­шу валь­сын баш­кар­ды­лар.

 

.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соңгы кыңгырау