Актаныш

Районда 100нче бала туды

Йөзенче сабыйга министрлык бүләге

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы район үзәк хастаханәләрендә  беренче һәм йөзенче булып туган  сабыйларны тантаналы шартларда өйләренә озатуны оештыра. Гыйнвар аенда  быел беренче булып туган нарасыйны шундый тантаналы шартларда өенә чыгарсалар,  инде менә йөзенче булып туган сабыйга шундый бәхет елмайды. 

Әлеге бәхет Актаныш авылында яшәүче Эльвира һәм Ленар Галиевләр  гаиләсенә насыйп булды. Аларның уллары: 14 яшьлек Руслан һәм 4 яшьлек Нурланнан соң Айдан туган.

-Улым - үземнең 35 яшьлек юбилеема күчтәнәчем, -дип елмая Эльвира. – Улым төнлә тугач, аңа исемне Айдан дип куштык. Ул безнең өченче сабыебыз. Үзем дә өч балалы гаиләдә үстем. Кечкенә вакыттан ук өч балам булсын иде дип теләдем. Аллага шөкер, хәзер аларны исән-сау үстерергә язсын. Барлык сабыйлар да сәламәт булсын. Малайлар гына дип борчылмыйм. Киләчәктә өч киленем, өч кызым булыр, Алла Боерса.

-Улларыбыз сау-сәламәт булып үссеннәр. Киләчәктә безгә терәк булырлар дип ышанам. Өч малай  бер-берсе белән дус-тату, бәхетле булсыннар, - ди Ленар. 

Күңелле чарада район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров, медицина хезмәткәрләре дә катнашты. 

-Бала табу бүлегендә туган һәр бала безнең өчен кадерле. Без аларны күреп сөенәбез. Йөзенче булып туган әлеге сабыйны тәбрикләү чарасы бераз соңга калды. Чөнки ул якты дөньяга килгәннән соң, гомеренә куркыныч янамасын өчен Чаллыга дәваланырга җибәрергә мәҗбүр булдык. Ул аннан сәламәтләнеп кайтты. Хәзер инде әти-әнисенә өч улларын да исән-сау үстерергә язсын, -ди баш табиб урынбасары Анжелика Хөсәенова. 

Рөстәм Могътазиров та әлеге гаиләне тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерде һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан әлеге гаиләгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының истәлек бүләген һәм район үзәк хастаханәсе исеменнән чәкчәк тапшырды. 

-ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оныгымның йөзенче бала булып тууына бик сөендем. Айдан – алтынчы оныгым. Барысы да малайлар. Инде алар барысы да сәламәт булып үссеннәр. Әти-әниләре дә сәламәт булсыннар, балаларын тигез карасыннар дигән теләктә калам, -ди Буазкүл авылыннан Дәвир Галиев. 

Реклама

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 111 сабый туган. Ел ахырына әле тагын бик күп сабыйларның шат авазларын ишетергә язсын. 


undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: