Актанышта 9 май - Җиңү Бәйрәме
1910
0
Чара барышындагы театральләштерелгән тамаша сугыш китергән кайгы-хәсрәтне дә, Җиңү шатлыгын да ачык чагылдырды.
Бүген, 9 май - Бөек Җиңү көне. Быел Бөек Җиңүнең 76 нче язын каршы алабыз! Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Энгель Фәттахов котлады, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикнамәсен актанышлыларга ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин ирештерде.
Бәйрәмнең төп кульминацион ноктасы парад булды. Колонналарга тезелеп Кадет интернат мәктәбе, гимназия, техникум, 1нче, 2 нче мәктәп укучылары, МЧС, полиция хезмәткәрләре узды. Чара барышындагы театральләштерелгән тамаша сугыш китергән кайгы-хәсрәтне дә, Җиңү шатлыгын да ачык чагылдырды.
Соңыннан тантанада катнашучылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев