Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

АКТАНЫШТА - АЛДЫНГЫЛАР ҖЫЕНЫ

Алдынгылар җыенында 400 дән артык райондашыбыз сәхнәгә чакырылды.

Бүген, 26 гыйнвар көнне район мәдәният йортында алдынгыларның район җыены булып үтте. Ул элекке гадәтенә тугры калып, зур бәйрәм төсмерен алды. Бу көнне районның төрле тармакларында хезмәт куючылар, 2020 елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгылар бүләкләнде. Алар хөрмәтенә сәхнәдә җыр-биюләр башкарылды, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.

Чара күнелле мизгелләр белән башланып китте. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 2020нче ел хакимият белән ике арада килешүен үтәгән хуҗалыкларга "Нива" автомобильләре тапшырылды.

undefined

 

Чарадан бүләк алып китә торган рәхәтлек ел саен кабатланса да туйдырмый. Чөнки хезмәт коллективлары ихтирамга лаек шәхесләренең уңганлыгы белән үз эшчәнлекләрен югары дәрәҗәдә алып бара, уңыш казана. Сафлар исә оптимистик рухлы яшьләр хисабына тулылана.

Төрле тармакларда югары нәтиҗәләргә ирешкән, районыбызда гомер итүче фидакарь затларның хезмәтен олылау тантанасы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, балаларның музыкаль чыгышы белән үрелеп барды.

Чараны күтәренке рухта алып баручы Рәфидә Наҗарова һәм Альберт Мансуровның әлеге сүзләре тантананың асыл җебен хәтерләтте.

Район башлыгы Энгель Фәттахов барлык райондашларны Хезмәт бәйрәме белән тәбрикләде, рәхмәтен җиткерде. 2020 елның икътисадны яхшырту өчен уңай килүен билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев