Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

АКТАНЫШТА ЧӘЧӘКЛӘР, ЛЕНИНОГОРСКИДА-ПЛЯЖ! (фотолар)

Шөгер яклары турында моңарчы күпләр ишетеп кенә белгәндер. Бүген Лениногорск Татарстанның Кама аръягы районнары журналистларын үзенә җыеп , республиканың медиа-үзәгенә әверелде.

               Татарстан матбугатында бүген иң еш телгә алына торган шәһәр Лениногорск булгандыр, мөгаен! Чөнки һәрберебез әлеге төбәк белән бәйләп яңалыклар яздык.  

             Лениногорскиның йөзен билгеләүче архитектура корылмасы- 2015 елда төзелгән мәһабәт ЗАГС бинасы. Никах теркәү сарае әллә-каян балкып үзенә чакырып тора. Киң, мәрмәр баскычлардан күтәрелгәндә бер-берсен яраткан парлар тормыш юлын  да мәңгегә бергә узарга вәгъдә бирә. Безгә дә шундый ЗАГС кирәк дип куям үзалдыма(сылтамадагы видеоны карагыз!)

https://vk.com/video-31077111_456239570

              ЗАГС каршында Лениногорскиның тагын бер халык ярата торган урыны- пляж.

Татарстанда су керергә рөхсәт ителгән пляжларның берсе ул. Яр буенда җәйге кафе эшли. Ял итәргә, дуслар, туганнар белән табигатькә карап хозурланып, тыныч кына сөйләшеп утырырга эскәмияләр җитәрлек.

Су керүчеләрне карап, күзәтеп торырга коткаручыларның да урыны бар. Әле тагын бер үзенчәлек- күл буйлап йөрергә моторлы көймәләр көтеп тора.

Балаларга уен зоналары, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп. 2022 елда Актанышның Иске Идел буенда республика программасы буенча төзеләчәк пляжлар Лениногорскиныкыннан бер дә ким булмас дип уйлыйм. “Актаныш-информ”ның инстаграм челтәренә шәһәр пляжының рәсемен куйгач, райондашлар пляж кирәклеген тагын бер кат күтәрде.

Шәһәрдә эт җитәкләп, аларны һава сулатучылар да еш очрый. Халык әдәпле, зыялы, журналистлар белән матур итеп аралашалар.

         Лениногроск-нефтьчеләр төбәге, күпчелек рус телендә сөйләшә. Ике дәүләт телле республикада яшәсәк тә элмә такталардагы язулар гел русча гына диярлек. Татарчалары сирәк. “Шэфкат” дип язылган сәүдә үзәге барысын да уздырган, ана телемне мыскыл иткән кебек,  оялып куйдым: ни татарча, ни русча булмаган бу!

Хаталы язуны татарлар бер генә түгел, мең кат күргәннәрдер, тик "Шәфкать" дип төзәтергә вакытлары булмаган!

           Чәчәк-гөлләргә төренеп утырган Актанышның гүзәллеге читкә китеп карагач, тагы да ачыграк тоемлана. Бездә һәр оешма, һәр ишегалды үзара ярыша- ярыша ике дистә еллап инде чәчәк үстерә, урамдагы роза-гөлчәчәкләрне дә өзмиләр. Чисталык, пөхтәлектә дә безгә җиткәннәр сирәк.  Ә Лениногорск яшелләндерү, төзекләндерүне озак көтә ахры.

“Безнең ишегалды” программасы тизрәк сезгә дә килсен иде, хөрмәтле лениногорскилылар!

         Күпкатлы йортлар каршында яңгыр сулары җыелып торган күлләрегез дә кибәр, алайса өлкәннәр явым-төшем булган саен интегәбез, дип зарланды читтән килгән журналистларга. Ишек аллары, юл буйларында биек булып үскән чүп үләннәре дә шактый сездә. Кунак булсаң, тыйнак бул, диләр. Шушы урында сүземне тәмамлыйм. Ике районда да бер-берсеннән үрнәк-өлгегә алырдай яңалыклар җитәрлек.

Лениногорск кына түгел, Актаныш та нефтьчеләр төбәге бит хәзер!   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев