Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актанышта чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

Бүген бирегә төрле яшьтәге "чик сакчылары" җыелды.

Бүген – Россиядә Чик сакчысы көне. Суда, һавада, коры җирдә илебез чикләрен саклаучылар быел үзләренең 103 еллыкларын билгеләп үтәләр.

Бу матур традициядән районыбызда яшәүче чик сакчылары да читтә калмадылар. Район үзәгендә илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекс янында үзләренең хезмәт елларын искә төшерделәр, илебез чикләрен саклаганда, шулай ук яу кырында илебез азатлыгы өчен башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориаль комплекска чәчәкләр салдылар.

Митингны Актаныш  хәрби комиссариаты вәкиле Рузил Нафиков ачып, чарада катнашучыларны чик сакчылары гаскәрләре оешуның 103 еллыгы белән котлады.

Чараның икенче өлешендә  яшелфуражкалылар, машиналарга утырып, флаглар тотып, район урамнары аша үттеләр. Бу алар тарафыннан оештырылган автойөреш иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев