Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актанышта “Җиңү диктанты” акциясе узды

Тарих буенча үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр шактый иде


Бүген Бөтенрәсәй күләмендә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган “Җиңү диктанты” дигән тарихи акция узды. Аңа безнең район да кушылып, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның 1 нче урта мәктәбе, кадет интернат-мәктәбе базаларында югары сыйныф укучылары, укытучылар, җәмәгатьчелек активы үзләренең белемнәрен сынап карады.

undefined

Киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны күтәрү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылучы әлеге акция Рәсәйдә өченче ел уздырылса, безнең район аңа икенче тапкыр кушылды. Шулай булса да, тарих буенча үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр шактый иде. Аеруча чыгарылыш сыйныф укучылары аңа теләп кушылды. Чөнки бу диктантта яхшы нәтиҗәләр күрсәтсәләр, югары уку йортларына кергәндә тарих фәненнән аларның бердәм дәүләт имтиханнарына баллар өстәләчәк.

undefined

Акцияне төп оештыручылар булып, “Бердәм Рәсәй” сәяси партиясе, Рәсәй тарих җәмгыяте, Рәсәй хәрби-тарих җәмгыяте һәм “Җиңү волонтерлары” Бөтенрәсәй иҗтимагый хәрәкәте тора. Акциядә катнашучылар тест формасында Бөек Ватан сугышы темасына кагылышлы 25 биремне чиштеләр. Шул рәвешле Бөек Ватан сугышы елларындагы хәлләрне тагын бер тапкыр исләренә төшерделәр.

Реклама

Юкка гына: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”,- димиләр. Безнең балаларыбыз әлеге тыныч тормышның нәрсә бәрабәренә яулап алынганын белеп үсәргә тиешләр. Мондый акцияләр исә аларга тарихи чыганакларны өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.

undefined

-Быелгы акциягә укучылар аеруча теләп катнашты. 50 кеше катнашыр дип уйлаган идек, 68 кеше үз белемен сынап карады. Быел алдагы еллардан үзенчәлекле буларак, балаларны кызыктыра торган сертификатлары, ручкалары, календарьлары, значоклары да бар. Акция үзенә бер бәйрәм төсмере алды. Укытучылар аның биремнәрен кечкенәрәк сыйныф укучыларына да эшләтеп карыйбыз, диделәр. Чөнки без дә, балаларыбыз да тарихны, Бөек Җиңү тарихын белергә тиеш. Сорауларда Татастанга, Муса Җәлилгә кагылышлылары булу да, күңелгә рәхәт булды, - ди Актанышның 1 нче урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илназ Хөҗҗәтов.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев