Актанышта капиталь төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды
Төзекләндерү эшләре 9 миллион сумга төшкән.
Актаныш районында урнашкан 5 санлы “Кояшкай” балалар бакчасы капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачты. Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов һәм төзекләндерү эшләрен башкарган “Стройком” оешмасы җитәкчесе Алмаз Мортазин катнашты.
Төзекләндерү эшләре 9 миллион сумга төшкән. Әлеге балалар бакчасында тиешле белем һәм тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.
Биредә өч төркемдә 37 бала тәрбияләнәчәк, башлангыч сыйныфларда Әҗәкүл авылы балалары укыячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев