Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актанышта "Карга боткасы" бәйрәме узды

1 май – яз һәм хезмәт бәйрәме Актанышта ел саен зурлап билгеләп үтелә.

Бүген Актанышта "карга боткасы" пешерделәр. Күркәм традициягә әверелгән әлеге чара быел да "Бүләк" чаңгы базасына райондашларны җыйды. Бәйрәмне тамаша кылырга, ботка ашарга, уен- бәйгеләрдә катнашырга нәниләр дә, әти-әниләр дә, әби - бабайлар да килгән иде.

Мәйданнарга җыйналган халыкны район җитәкчелеге вәкилләре Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итте. Биредә балалар өчен төрле бәйгеләр оештырылды, халык җырлап-биеп бәйрәм үткәрде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 май Яз һәм хезмәт бәйрәме