Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актанышта Өлкәннәр ункөнлеге старт алды

Өлкәннәр көне район  мәдәният йортында  "Кабак" бәйрәме белән башланып китте.

Бүген районда өлкәннәр декадасына старт бирелде. Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында район җитәкчелеге ветераннар активы белән очрашты. Биредә авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмасы рәисләре, җәмәгать тормышында актив катнашучы өлкәннәр катнашты. Сөйләшүне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды.

Эш көчендә булганда намуслы хезмәтләре белән җирлек тормышын алга җибәрүдә үзләреннән саллы өлеш керткән өлкәннәребез хәзер дә бар яңалыклар белән танышып бара. Район тормышына битараф түгел алар. Муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов аларны бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерде. Районның яшәеше, алга куйган бурыч-максатлар белән таныштырды.

Районның ветераннар оешмасы рәисе Нурулла Нурлыев үз чыгышында оешманың ел дәвамында алып барылган эшчәнлегенә тукталды. Актив тормыш алып барган ветераннарга үзенең рәхмәтен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев