Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актанышта район Башлыгы призына көрәш турниры старт алды

Ярышлар ике көн дәвамында узачак

Бүген, 29 март көнне "Батыр" спорт комплексында 2003  елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына  милли көрәше буенча ярышлар старт алды. 

Район башлыгы призына ел саен уздырылучы көрәш бәйгесе бу төрне үз иткән малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы иң көчле спортчыларны барлап, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республикакүләм бәйгеләргә сайлап алу максатын да куеп оештырыла.

Ярышлар ике көн дәвамында узачак. Үзләренең җиңәселәренә ышанып кереп, тиз генә көндәшен аркасына салучылар да, җиңелү ачысыннан күз яшьләрен яшерми чыгучылар да бар биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев